Киләсе бәйрәм ялларында шашлык пешерәсезме?
Шашлык пешергән өчен штраф салачаклар
14 апрельдан 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелде. Бу вакытта учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарлар яндыру катгый тыела. Бакчачылык ширкәтләрендә шашлык пешерү дә рөхсәт ителми. Шулай ук торак пунктлар территориясендә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең 800 мең сумга кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев