Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елдан мәктәпләргә хезмәт дәресләре кире кайтарылачак

2025/2026 уку елына берничә фән буенча бердәм дәреслекләр барлыкка киләчәк.

Бу вакытка 8-11 сыйныфлар өчен "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре", 1-9 сыйныфлар өчен "Хезмәт", 5-9 сыйныфлар өчен "Тарих" һәм 9-11 сыйныфлар өчен "Җәмгыять белеме" буенча пособиеләр кертеләчәк, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Белем бирү стандартлары нигезендә, 1 сентябрьдән "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" предметы кысаларында мәктәп укучылары, аерым алганда, башлангыч хәрби әзерлек элементларын, хәрби хәрәкәтләр алып бару шартларында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен һәм массакүләм зарарлану коралыннан саклану ысулларын үзләштерергә тиеш. "Хезмәт (технология)" укыту предметы шулай ук 1 сентябрьдән мәҗбүригә әйләнә. Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1-4 сыйныфларда аңа атнага бер сәгать, 5-7 сыйныфларда-ике сәгать, 8-9 сыйныфларда - бер сәгать биреләчәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев