Киләсе уңыш халәте начар түгел
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Әтнә бүлеге белгечләре шулай диләр.
Бу очракта белгечләр фикерен күз алдында тотам. Чынлыкта, монда эш гөрли дияргә була.
Халык телендә кулланышта булган “Орлыкчылык инспекциясе” бары керү өлеше генә әллә ни яхшыга үзгәрмәгән, әмма инде коридор һәм бүлмәләре ремонтланган, эш буенча кирәк булган барлык җиһазлары әле кайтып бетмәсә дә, кайтканнары урнаштырылган, хәтта җылы суы, бәдрәфе булган хәлдә каршы алды. Иң куанычлысы – монда хәзер сизелерлек якты. Үсемлекләрне саклау буенча баш агроном Ринат Нәҗмиев әнә шулар белән таныштырып:
– Барысыда СанПин таләпләренә туры килә. Эш шартлары тагын да җайлашты. Тиздән яңа җиһазлар кайтырга тиеш. Аннан бинага керү өлеше дә ремонтланачак, – дип куана.
Дөрес, болар бар да мөһим, әмма укучыны аннан да бигрәк 2025 елның иген халәте борчый. Белгечләр белән әнә шул хакта сөйләштек.
– Эшебез планлы нигездә бара. Уҗымнар торышы әлегә начар түгел. Кар катламы, урынына карап, 10-15 сантиметр тәшкил итә, – ди оешма җитәкчесе Тәлгать Садыйков.
Бүгенге көндә термостатта орлыклар тишелешен тикшерәләр. Ул +20 градуска куелган. Гади итеп әйтсәк, күмәк хуҗалыктан китерелгән орлыкларны комга чәчеп шунда урнаштыралар: ә беренче өч көндә орлыкның энергиясе дә бәяләнә, ә ул зур булса, тишелеше яхшы, тигез дигән сүз. Моннан тыш мең данә орлыкны санап, үлчәп чагыштырмача авырлыгын исәплиләр.
Монысы 1 гектарга күпме чәчүлек орлык кирәк булуын билгеләр өчен кирәк.
Килгән орлыкны калибрлап карар өчен яңа иләкләргә кадәр кайтарылган. Алары орлыкларның бертигез зурлыктагыларын сайлар өчен кирәк икән. Янәшәдә күмәк хуҗалыклардан килгән агрономнар өчен аерым эш өстәлләре дә урнаштырылган.
Авыруларны ачыклау максатыннан, биредә орлыкларны кәгазь рулонда үстереп тикшерәләр. Җиде көннән соң, аны ачып тамыр авыруларын билгелиләр. Күмәк хуҗалыкларга шул нигездә күрсәтмәләр бирелә. Әйтик, ул 10 % булса – җиңелчә санала, 10-15 % булса – зарарлану уртача, 15-30 % булса – көчле, ә 35 проценттан югары булса, ул очракта орлыклар яраксыз дип табыла. Кыскасы, бик мөһим анализ төре бу. Әлеге фитоанализга орлыкларны бары “Күшәр” күмәк хуҗалыгы гына китергән.
Бер уңайдан элек алган монолитлар буенча халәтләрен әйтеп узыйк. Әлегә барысы да яхшы хәлдә. Әгәр дә һава торышы зур тискәре билгеләргә үзгәрмәсә, начар булмас дигән фикердә алар. Биредә үсемлекнең шикәр халәте зур роль уйный.
– Әлегә кадәр шикәр күләме бик кимемәде. Әйтик, әлеге вакыт өчен аның күләме 22 % тирәсе булырга тиеш. Ә кайбер күмәк хуҗалыкларда ул 30 %, хәтта аннан күбрәк. Шулай булгач яхшыга өметләнәбез. Һава торышы гына начар шартлар тудырмасын иде инде, – диләр.
Аларны алда тагын да күләмле эшләр көтә. Орлыкларны авыруларга, тишелешкә тулысынча тикшереп бетерү бурычы тора. Чөнки, орлыкны тикшерү вакыты да сроклы, орлык – тере организм, үзгәрүчән. Күмәк хуҗалыклар сатып алган орлыклар да тикшереләчәк.
Кыскасы, эш дәвам итә. Әлегә куркыныч юк, ягымлы яз мул уңыш белән куандырсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев