«Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — «Алдынгылар хәрәкәте»
Хәбәрләр

«Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — «Алдынгылар хәрәкәте»

Әтнә үзәк китапханәсе белән берлектә Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында шул исемдә зур чара үткәрде.

Әлеге проектның максаты — укучыларда әдәбиятка, туган телебезгә һәм милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту. Интеллектуаль квизда мәктәпнең иң актив һәм тапкыр укучыларыннан торган 5 команда көч сынашты: «Йолдызчыклар», «Укымышлы балалар», «Алты бөртек», «Унберенчеләр», «Кояш нурлары һәм Азат».

Квиз барышында укучыларга татар әдәбиятының алтын фондына кергән китапларга багышланган сораулар бирелде.

Һәр тур — ярыш кына түгел, ә әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды.

Соңыннан иң зирәк һәм бердәм командалар билгеләнде:

1 урын — «Йолдызчыклар» командасы (10 сыйныф);

2 урын — «Укымышлы балалар» командасы (9 сыйныф);

3 урын — «Алты бөртек» командасы (8 сыйныф).

«Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә татлы бүләк, дип­ломнар тапшырылды. Китапка булган җылы мөнәсәбәтләре, зирәклекләре, актив булулары сокландырды. Мондый чаралар — белемне тирәнәйтүнең һәм әдәбиятка кызыксыну арттыруның иң яхшы ысулы. Әлеге квиз „Туган телләрне саклау комиссиясе“ тарафыннан булдырылган „Китап җаны“ проекты кысаларында уздырылды», — дип хәбәр итте Айсылу Гыйззәтова, Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе.


Нет комментариев