Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китапханәчеләр җыелышы

Бүген Әтнә үзәк китапханәсендә район китапханәчеләренең чираттагы эшлекле җыелышы узды.

Бу юлы да ул агымдагы  елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга, киләсе елга план төзүгә багышланды. Шулай ук биредә “Pro.культура” официаль платформасында афишалар урнаштыру һәм Пушкин картасы белән чаралар үткәрү буенча сорауларга ачыклык кертелде. Төрле эш юнәлешләре буенча фикер алышынды. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге”нең рәхмәт хаты белән үзәк китапханә библиографы Сибгатуллина Гөлия Җәүдәт кызы, Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза Рүзәл кызы һәм шундый ук эчтәлекле мактау грамотасы белән үзәк китапханә методисты Галимҗанова Рания Фоат кызы, Ташчишмә авылы китапханәчесе Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев