Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китапханәдә фильм карадылар

28 март көнне Әтнә үзәк китапханәсенең уку залында барлык райондашларыбыз өчен кинотеатрларда кинопрокат буенча бик популяр булган “Чебурашка” фильмын карау оештырылды.

Китапханәчеләр кино карарга килгән тамашачыларны тәмле сок һәм поп-корн белән сыйладылар.

Җиңел, рәхәт, тамашачылар яратып карый торган, күңелгә тия һәм күңелдә кала торган балалар белән карарлык гаилә фильмы. Фильмда бакчачы Генаның гаилә фаҗигасе чагыла, ялгызлык, дуслык темалары да баш калкыта. Фильм тормышта югалып бара торган кыйммәтләрне шушы Чебурашка образы аша гап-гади итеп аңлатып бирә. Фильмның сюжеты беркатлырак булып тоелса да, нык ышандыра. Игелекнең ничек кешене үзгәртергә сәләтле булуын, кемнеңдер ярдәме белән үткәндәге хаталарын да төзәтеп булуы да кинокадрларда ачык күрсәтелә.  Көлдерә дә, елата да, уйлата да. Һәрхәлдә геройлар тормышы белән яңадан яшәп аласың.

  Барлык  караучылар да фильмны бик ошатты һәм бик шатланып, күтәренке кәеф белән таралдылар.  Әлеге фильмны һәркемгә дә карарга тәкъдим итәбез.

 Көннәрегезне файдалы үткәрегез, китапханә белән бер дулкында булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев