Күәм авылы – минем туган җирем
Луиза Вафина, Күәм авылы
Күәм авылы –
минем туган җирем,
Казан арты –
Әтнә төбәге.
Монда гомер иткән
һәр кешенең
Горурланып тибә йөрәге.
Сокланам мин
гүзәл җиремә,
Син дә күз сал,
әйдә, карачы,
Шушы җирдә үсеп
тамыр җәйгән
Минем ныклы нәсел агачы.
Күп гасырлар элек
бу җирләрдә
Адәм заты аяк басмаган.
Монда урман кисеп,
агач төпләп,
Бабаларым басу ясаган.
Гәрәбәдәй бөртекләрне
чәчеп,
Җирдән мул уңыш алган.
Мәгърүр Калатау өстендә
Йорт-нигезләрен салган.
Саф чишмәнең изге
суын эчкән,
Чукынмаган, исемен
сатмаган.
Яу килгәндә горур
каршы басып,
Нәсел-нәсәбәсен саклаган.
Хезмәт белән дөнья көткән,
Динен тоткан,
мәчет салдырган.
“Мәшһүр Күәм” дигән
данлы исемен
Тарих битләрендә
калдырган.
Ачлык күргән,
сугыш афәтләрен,
Бер нахаксыз
читкә сөрелгән.
Барган чакта күпме
авылдашлар
Себер юлларында күмелгән.
«Герман көе»н җырлап
киткән улын,
Әнкәйләре озатып
калганнар.
Гөрнадирдай күпме
ир-егетләр
Яу кырында башын
салганнар.
Хәзер авылым
тынычлыгын саклап,
Басып тора горур
һәйкәл-солдат.
“Сугыш афәтләрен
күрсәтмә”, – дип
Дога кыла әбием
кабат-кабат.
Әйе, бабаларым күпне
күрде,
Язмыш җиле күпме
тукмады...
Югалмас һич, алар эзе
калган
Калатауның изге сукмагы.
Ераклардан балкып
тора хәзер
Калатауда айлы манара.
Һәр чор кала тарих
битләрендә
Нәсел-җебем шуннан
башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев