Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коллекторлык эшчәнлеген контрольдә тота алачаклар

Суд приставлары микрофинанс оешмаларының коллекторлык эшчәнлеген контрольдә тота алачаклар.

Банклар һәм микрокредит оешмаларының гражданнардан бурычлар җыю буенча эшчәнлеге суд приставлары контроленә тапшырылган. Элегрәк федераль суд приставлары профессиональ коллектор оешмалары эшчәнлеген генә контрольдә тоткан.
Федераль суд приставлары коллектор оешмаларының дәүләт реестрын, шулай ук гражданнарның бурычларын кайтару белән шөгыльләнүче кредит һәм микрофинанс оешмалары исемлеген алып барачак. Исемлек автомат рәвештә
хезмәтнең Россия Банкы белән ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында формалаштырылачак һәм ведомство сайтында урнаштырылачак. Яңадан «Профессиональ коллектор оешмасы» һәм «Автоматлаштырылган интеллектуаль агент» төшенчәләре кертелә. Бурычлы кеше һәм кредитор электрон почта һәм дәүләт хезмәтләре аша хезмәттәшлек итә алачак.
Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 180 көннән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев