Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Комыргуҗа намазы

Закиров Рәүфҗан, Олы Мәңгәр авылы

Бер танышым: “Рәүф абый, Комыргуҗа намазы дип кайчан, ни өчен әйтәләр? Әллә ничә кешедән сорап карадым. Белүче юк. Кайберсе, бу сүзне беренче ишетәм ди. Син элекке заман турында язгалыйсың. Белми калмассың дип сиңа шалтыраттым”, – диде.
Халык теленә кереп калган бу намаз турында ике-өч җөмлә белән дә аңлатып булыр иде. Иркенләбрәк язарга булдым. Үзем ул әйтемне беренче мәртәбә, ул чорда колхоз җитәкчесе булып эшләгән Кашшаф абый Камаевтан ишеттем.
Авыл клубында “Тукай” исе­мендәге колхозның гомуми җыелышы бара. Мәктәп директоры Гөлфия апа Мостафина җиденче, сигезенче сыйныф укучыларына җыелышта катнашырга кушты. Соңгы алтынчы дәресне укытып та тормыйча, безне колхоз җыелышына илттеләр. Гөлфия апа “Тукай”­ның партия оешмасы секре­таре дә иде дип хәтерлим. Безне җыелышта катнаштыруны кирәк санагандыр. Арткы рәт­ләрдә калган урыннарны бирделәр. Кызлар утырып, без малайлар басып тыңладык. Бер укытучы апай, безне чыгып качмасыннар диптер инде, ишек төбендәрәк аерым урындыкка утырып, җыелыш барышын тыңлый. Сыйныфташым – Иске Җөлбинең Әсәт: “Ач килеш монда утырганчы, өйгә кайтам мин”, – дип ишек төбенә барды.
– Әсәт кая җыендың? – дип укытучы апа аны туктатты.
– Бәдрәфтә йомышым бар.
Шул чыгып китүдән Әсәт кабат кереп тормады. Бераз вакыттан соң, Кушлавычның берничә малае, туалет йомышын сәбәп итеп, клубтан чыгып тайдылар. Тәмәке тартырга  дип чыккан Хабил абый, клубка кергәч, арткы рәтләрдә утырган берничә иргә: “Егетләр, сөт тракторы аракы төяп кайтты. Бушатып яталар”, – дип шыпырт кына әйтте.
...Атна-ун көн кибеттә сатуда аракы булмады. Кыйммәтле коньяк бар – алучы юк. Кенәрдә эшләнгән, шешәле, туксан тиенлек, кәгазе шешәдән кубам-кубам дип торган кызыл аракы бар. Аны, авылның “Мая башы”нда торган, өч литрлы алюмин бидонын үзеннән калдырмаган Хади абый гына эчә. Өйлә авышкач, көн дә кибеткә кереп шул кызыл аракыны ала ул. Кесәсендәге пәкесен ачып, шешә авызыннан гына эчеп, шешәсен кибетчегә бирә. Бер сумлык акчасын биреп, «сдача»га дип биргән конфетларны кесәсенә сала. “Сусаганны басты, корсакны да җылытып җибәрде”, – дигән сүзләрне әйтеп, кибеттән чыгып китә.
Кибеттә нәрсә барын, нәрсә­нең сатылганын без беләбез. Мәктәптән кайтышлый кибеткә сугылабыз. Кесәдә булган тиеннәргә кильки балыгы сатып алабыз. Кибетче Тәһаү абый зур агач мичкәдән тишек­ле чүмеч белән кильки балыгын сөзеп алып, үлчәп, гәҗиткә төреп бирә. Өйдә ярып пешергән бәрәңге белән ашарга бик тәмле. Килькинең башын гына өзәсең дә тартасың; башына ияреп, ашарга яраксыз эчәгеләре чыга, ипи, бәрәңге белән бергә балыкны авызга кабасың. Тәме искиткеч. Хәзер андый кильки балыгы сатылмый. Сатылса да, агач мичкәгә тутырылмаган һәм ул вакыттагы кебек тәмле дә түгел...
Клубтагы ир-егетләр, шау­лашмый гына, берәм-берәм җыелыштан китә башладылар. 
Клуб сәхнәсендә, кызыл җәймә җәеп куелган өстәл артында утырган Кашшаф абый: “Җәмәгать, колхоз җыелышын Комыргуҗа намазына әйлән­дермәгез әле! Эш юктан җыелмадык бит!” – диде.
Ни икән ул Комыргуҗа намазы? Җыелыштан өйгә кайтышлый сыйныфташларымнан сорап карадым. Белүче булмады. Әтидән сорарга тартындым. Әби булып әби дә белмәде. Дөньяда ул белмәгән нәрсә дә булыр икән. Бик тә зиһенле карчык иде, мәрхүмә. Ә беләсе килә, моңарчы ишетмәгән сүзләр бит. Шимбә көн кичен урамга чыкканга өйдәгеләр сүз әйтмиләр. Дәрес хәзерлисе юк. Киттем амбарның каравыл өенә. Минем кебекләр кайвакыт шунда җыелгалыйлар. Авыл уртасындагы “пожарный йорты”на безне кертмиләр. Шимбә көнне анда болай да басып торырга урын булмый. Шәһәрдән кайткан яшьләр бер почмакта акчага карта уйныйлар. Аларда акча бар. Икенче почмакта авылныкылар дуракка карта суга. Дурак калганнарны алыштырырга өч-дүрт кеше чират тора. Өченче почмакта картраклар гәп куерта. Кем кайда булган? Армиядә кайда хезмәт иткәннәр?
Амбар каравыл өендә каравылчы Михәй абыйдан башка бер кеше дә юк. Ул мичне ягып бетереп, томалап маташа. Мичтәге күмер-көлгә бәрәңге күмә. Колхозның бәрәңге подвалында бәрәңгенең исәбе-хисабы юк. Михәй абый чиләктә калган бәрәңгенең өстен каплап кирпеч бастырып куйды. Алай итмәсәң күселәр бәрәңгене җәрәхәтлиләр икән. Үзем генә булгач өйгә кайтып китәргә дә уйлаган идем. Михәй абый: “Бераз тор инде, бәрәңге ашап китәрсең, ишле итеп салдым. Берәрсе килми калмас әле дип уйладым. Җәләй менгәли торган иде, бүген күренми”, – диде.
Менә кемнән сорарга Ко­мыргуҗа намазы турында? Сорарга батырчылык иттем. Минем сорауны ишеткәч, Михәй абый мыегын як-якка сыпырып куеп, елмайды.
– Каян ишеттең бу әйтемне?
– Җыелышта Кашшаф абый әйтте.
– Нәрсә, җыелыштан берәм-берәм тая башладылармы әллә?
– Шулайрак булды шул.
– Ярар, сөйлим инде алайса, үзем белгән кадәресен. 
– Комыргуҗаның ир-егетләре элек-электән шахтада эшлә­гәннәр, патша вакытында ук. Җирләре бик уңдырышлы түгел, таулы, кызыл балчыклы. Иген игеп бик мантый алмаганнар. Эшләр җиңеләйгәч, «вербовщик»ларга язылып, шахтага киткәннәр. Кайберләре ел әйләнәсе шунда эшләп калганнар. Күбесе яз җиткәч, кабат авылга кайтканнар.
Ул «вербовщик» дигәннәре авылга җомга көнне, намаз вакытын туры китеребрәк килгән булса кирәк. Мәчеттә халык намаз укыган вакытта, кемдер анда кереп: “Вербовщик килгән”, – дип шыпырт кына әйтә. Намаздагы халыкның күп өлеше берәм-берәм мәчеттән чыгып «вербовщик»ка, шахтага язылырга китә. Шулай намаз өзелә күрәсең. Кашшаф, җыелыштагы халыкның кимүен күреп әйткәндер ул сүзне.
Комыргуҗалар шахтага барып эшләгәнгә күрә начар яшәмәделәр. Йорт җиткезергә дип, безнең кебек чиләнеп, урман кисмәделәр, газапланып ташымадылар. Әтнә базарыннан сатып кына алдылар. Акчасын түләгәч бураларны марилар үзләре китереп бирде. Шахтада эшләүчеләр, берән-сәрән, безнең авылдан да булды. Тик комыргуҗалар кебек ишле түгел. Колхозлар оешкач, колхозларына исемне “Шахтер” дип куштылар.
...Менә ничек туган икән ул әйтем. Аны Сәрдәдә, еш булмаса да, куллангалыйлар иде. Хәзер ничектер? Анда яшәмәгәч, әйтә алмыйм. Телефон, интернет бар дип “Әтнә таңы” гәҗитеннән Комыргуҗа намазы ясамасак иде. Почтага ышаныч юк. Киләсе яртыеллыкка альтернатив итеп булса да язылмый булмас.  Гәҗитебезнең тиражы кимемәс дип ышанып калам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев