Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Концерт чарасы булып узды

6 март көнне Олы Мңгәр мәдәният йортында Зур бәйрәм концерты булып узды.

Бу бәйрәм кичәсенә мобилизацияләнгән егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырулы иде. Аларны һәм бәйрәмгә килгән барлык гүзәл затларны "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Мостафин Тәлгәт Габделхакович бәйрәм белән котлады һәм чәчәк букетлары тапшырды. Шулай ук, Олы Мәңгәр мәдәният йорты исеменнән әзерләнгән, мобилизацияләнгән егетләрнең фотолары төшкән календарьләр бүләк иттек.
Концертта, авылыбызның йөзек кашы булган "Чулпан" вокаль ансамбле, "Яшьлек" бию коллективы һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Ә, мәдәният йортыбызда музыкаль оператор булып яңа эшли башлаган Ильнур Зариповның җырлавы тамашачы өчен зур бүләк һәм яңалык булды.
Бәйрәм барышында мобилизацияләнгән егетләребезнең тормыш юлы турында сөйләнде һәм аларга багышланган видео-презентация экранда яктыртылып барылды.
Ахырдан, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Фаязовна бәйрәм белән котлады һәм барлык концертта катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Соңыннан, зал тутырып килгән тамашачыларыбызның басып алкышлавы шуңа дәлил иде.

Олы Мәңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев