Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Консультация алдылар

«Бердәм Россия белән карьерам» партия проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Мөхәммәтгалиева Равилә Рәкиповна һәм «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры Сабирова Алсу Камилевна тарафыннан «Бердәм Россия белән карьерам»партия проектын тормышка ашыру кысаларында гражданнарны тематик кабул итү булды.

Кабул итү гражданнарга эшкә урнашу, өстәмә һөнәри белем алу, һөнәри юнәлеш бирү, "демография" НП, социаль контрактлар мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтүгә багышланган. Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән гражданнар кызыксынучы мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый кабул итүләр, тематик очрашулар, чаралар агымдагы елда ай саен үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев