Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Контракт буенча хәрби хезмәт өстенлекле

Районның мәшгульлек үзәгенә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар вазифаларын үтәүче Азат Вахитов килде.

Максаты – хәрби хезмәт, тормыш рәвеше, яшәеше белән таныштырып, хәрби контракт төзергә чакыру. Сезне бу яңалыклар белән таныштырырга булдык.
- Россия Кораллы көчләре составында хезмәт итүченең хезмәт хакы, каралган ташламалар белән таныштырырга телим, - дип башлады ул сүзен. Шунда ук таныштырып та узды.
Хәрби хезмәтне сайлаучы 18 яшьтән өлкән, сәламәтлеге мөмкинлек бирүче гражданин булырга тиеш. Турыдан-туры гариза белән хәрби комиссариатка яки “Шәхси кабинет”, электрон сервис аша мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен сайтта бирелгән формада автобиография һәм анкета тутырырга кирәк. Паспорт, булса хәрби билет, язылышу турында һәм булса, балаларның туу шәһадәтнәмәсе, белемең турында документ булу шарт. Хәрби контрактны 1, 3 һәм 5 елга кадәр төзергә була. Ә хәзер контракт төзүнең финанс ягын искә алыйк.
Контракт 1 елга яки күбрәк срокка төзелсә, бер тапкыр 195 мең сум акча бирелә. Махсус хәрби операция зонасында булучыга хәрби званиесе һәм хезмәт итү чорының күплегенә бәйле рәвештә ай саен 204 мең сум акча түлиләр. Әлбәттә, белеменә бәйле рәвештә ул суммалар тагын да арта. Болар белән сайтта таныша аласыз.
Хәрби хезмәт сайлаучының социаль ташламалары һәм гарантияләре дә күп. Бу Россия Саклану министрлыгы аркылы торак алу мөмкинлеге, хәрби хезмәт белән бәйле рәвештә торактан куллану һәм моның өчен компенсация, хәрби-медицина учреждениеләрендә  бушлай тикшеренү, федераль бюджет исәбенә тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләү, 20 ел хезмәттән соң ташламалы пенсиягә хокук, хәрбия хәрәкәтләр ветераны статусы һәм тиешле ташламалар дигән сүз. Аннан тыш та өстәмә ташламалар каралган.
Азат Ваһитов барысын да хәрбиләрчә төгәллек белән аңлатып узды. Шулай да вакансияләр ярминкәсе барышында андый телән белдерүчеләр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев