“Коронавирусны ияртмәү бары үзебездән тора”
Рәсми затларның барысы да диярлек әнә шул сүзләрне кабатлый. Әмма саклану чараларын төгәл үтәгәндә, куркыныч юк, дип саный алар.
Башланганнан алып 29 октябрьгә кадәрге чорда районда 72 COVID-19 очрагы теркәлгән. Авыруларның 68е инде тулысынча савыккан, әмма 4 кеше әле дә күзәтү астында. Үзәк больницадан алган мәгълүматлар әнә шундый. Кызганычка каршы бу саннар үсештә, ягъни, соңгы айларда коронавирус белән чирләүчеләр артканнан-арта. Безнең районда гына түгел, бөтен республика буенча шул хәл. Ә Россия буенча алсак, хәлләр тагын да мөшкелрәк.
Хәзер халыкка аеруча сак булу кирәк. Эш шунда, көзнең соңгы айларында һәм кыш башында суык тию белән бәйле төрле чирләр көчәя. Бу чирләр исә, иммунитетны какшатып, аннан соң коронавирус белән авырып китү өчен алшартлар тудыра.
Табиб-эпидемиолог Азат Гимадиев сүзләренә караганда, соңгы 10 көндә генә дә районда 27 пневмония һәм 71 ОРВИ-ОРЗ очрагы расланган. Кечкенә район өчен гаять зур саннар бу. Хәзер бит аның пневмония дигәне дә шактый куркыта: моңарчы бу кадәр үк булмый иде. Ә менә 27 пневмонияленең берсе авыр хәлдә булу – чынлап та куркыныч. Шөкер диеп куаныйкмы икән, бу очракта алай дию дә этика ягыннан дөрес булмас, тик шунысы факт – араларында бер генә бала да юк. Барысы да өлкәннәр.
Кышка кереп барыш. Бу чорда үпкә чире түгел, гадәти “әп-чи”ләр дә куркыта. ОРВИ-ОРЗларны күз алдында тотам. Югарыда телгә алган 71 кешенең 46сы балалар диделәр. Сүз дә юк, балалар авырса, күзгә берни дә күренми. Өстәвенә, балалар кеше бик күп булган җиргә – мәктәпкә, балалар бакчасына йөриләр...
Ә “Роспотребнадзор” COVID-19 белән бәйле рәвештә кабат катгыйлык кертте. 28 октябрьдән башлап, Россиянең барлык территориясендә дә өстәмә чикләүләр кертелә. Барлык төбәкләр дә “Битлек режимы”на күчте. Татарстанда кибет, даруханә ише җәмәгать урыннарына кергәндә, кеше күп җыелган урыннарга барганда гына түгел, җәмәгать транспортына, хәтта таксига утырганда да битлек кию шарт.
Бик кызганыч, “Битлек кию кирәкми ул”, – дип санаучылар бездә дә шактый. Эчке эшләр бүлеге тарафыннан штрафка тартылучыларның күп булуы шуны дәлилли. Еш кына: “Битлек кию зыян гына китерә, ә коронавирус мине барыбер алмый ул”, – дип акланучылар очрый. Гафу итегез, ул очракта битлек кию сезне саклау өчен түгел, сездәге чирне йоктырмас өчен кирәк! Битлексез йөрүче, хәтта авырту билгеләре булмаган очракта да, аны бер кешедән икенчегә күчереп йөртүче – таратучы була. Шуңа да таләпләрне аңлап кабул итсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев