Кошчылыкка бәйле яңа кагыйдәләр керергә җыеналар
Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында кош-корт асрауга кагылышлы яңа ветеринария кагыйдәләрен кертү буенча проект әзерли.
Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында кош-корт асрауга кагылышлы яңа ветеринария кагыйдәләрен кертү буенча проект әзерли. Әлеге хәбәр фермерларның һәм күпләп кош-корт асраучы кешеләрнең тынычлыгын качырды. Бу яңалык артында ни ята, әлегә борчылырга җирлек бармы? Әллә ятып калганчы атып калуың яхшырак булырмы? Без шуңа ачыклык керттек.
Асылы нидә?
Федераль министрлык әзерли торган кагыйдәләр нигезендә, кош-кортларны иректә, ягъни урамнарда, авыллардагы сулыкларда йөртү тыелырга мөмкин, дип фаразлана. Шулай ук фермалардагы корылмаларның мәйданына чикләү кертелергә, үз ризыкларын ашату тыелырга, хуҗалыкларга кергәндә дезинфекцияли торган барьерлар кую мәҗбүри булырга мөмкин.
Бу кагыйдәләр эре кош фабрикалары өчен яңалык булмаса да, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга өстәмә мәшәкатьләр һәм чыгымнар китерүе ихтимал. Дөрес, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов әлеге документның тулы канлы булмавына кат-кат басым ясады. Ягъни проект әзер түгел, ул эшләнә генә әле.
Документ текстының нинди хәлдә кабул ителәсе дә әлегә кадәр билгеле түгел.
– Әлеге тәкъдимнәрне быел яз фикер алышу өчен төбәкләргә җибәргәннәр иде. Инде шул вакытта ук Россиянең кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлары тавыш күтәрде. Һәм әлегә ул хәтта проект дәрәҗәсенә дә җитмичә тукталып калды. Барлык фикерләр туплана һәм өйрәнелә, – ди ул. Проект сөйләшүләр, фикер алышулар этабында гына булгач, ниндидер үзгәрешләр турында кистереп сүз әйтергә дә шикләнде Илдар Ногманов. – Хәзерге вакытта кош асруга кагылышлы ике карар гамәлдә. Аның берсе ябык режимда үрчетелә торган кошлар өчен булса (эре хуҗалыклар), икенчесе ачык режимдагылар (фермер һәм шәхси хуҗалыклар) өчен. Аларда да дезинфекцияли торган барьер, территориянең әйләндереп алынган булуы, табигый вентиляция, хезмәткәрләргә йортларында кош-корт асрауны тыю, кош-кортларны башка терлекләр белән бергә тотуда чикләүләр, аяк киемнәрен дезинфекцияләү турында язылган. Шулай ук кош-корт азыгының тикшерелгән булуы мөһим. Ә яңа документта бөтен хуҗалыкларны да ябык режимга күчерү турында сүз бара. Ягъни моңа кадәр эре хуҗалыкларга гына тиешле таләпләр гади халыкка да кагылырга мөмкин. Әйтик, моннан соң кешеләр кош-кортларын урамда, иректә йөртә алмаска мөмкиннәр, дип фаразлана, – диде җитәкче.
Саклану кирәк
Ветеринария хезмәткәрләренең, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләренең фикеренчә, әлеге саклык чаралары беренче чиратта халыкның үзенә кирәк. Чөнки дөньяда да, Россия күләмендә дә, үзебезнең күршеләрдә дә кош гриппы буенча вазгыять имин түгел. Узган елларда үзебездәге «авыз пешү»ләрне дә барыбыз да хәтерли.
Әйтик, былтыр Лениногорск кош фабрикасында кош гриппы чыгып, 213 мең тавык һәм 203 мең йомырка юк ителде. Аңа кадәр Прияна Фролова фермер хуҗалыгы «янды».
2020 елның ноябрендә «Залесный» агрофирмасы шушы ук авырудан зыян күрде. Ул вакытта оешманың 175 мең күркәсе һәм 85 тонна продукциясе юк ителде.
Ә авыру кошларны иректә йөртү тагын да куркынычрак һәм тагын да зуррак югалтуларга китерергә мөмкин, ди белгечләр.
– Көз – аеруча куркыныч вакыт.
Бу чорда кешеләргә кошларын сулыкларда йөртмәскә киңәш итәбез. Чөнки чир керсә, бөтен кош-кортны юк итәргә туры киләчәк һәм компенсациясе дә булмаячак. Кош гриппына бармак аша гына карарга кирәкми.
Ул – бик куркыныч авыру һәм елдан-ел катлаулана гына. Инде Америкада бу авыруның сыерлар арасында таралуы билгеле булды. Шуңа күрә бездә дә мондый хәлләр булмас дип беркем дә ышандырып әйтә алмый. Авыл апасының, абыйсының терлеген, кош-кортын сарайдан алып чыгып яндыру, йоклату әллә безгә җиңелме?
Ләкин шул ук вакытта әгәр чирне вакытында туктатып калмасак, ул тиз арада башкаларга йогар иде, – ди Илдар Ногманов. Ә бит Татарстанда 20 млн баш чамасы кош-корт исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, республика үзен терлек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, ә җитештерелгән йомырканың 29 проценты һәм кош, терлек итенең 31 проценты Татарстаннан читкә чыгарыла. Республика йомырка җитештерү буенча илдә – алтынчы, ә кош ите җитештерү буенча унберенче урында тора. Узган ел гына Татарстанда 219 мең тонна кош ите, 1,5 миллиардтан күбрәк йомырка җитештерелде.
Билгеле, әлеге күрсәткечләрнең күпчелек өлеше эре хуҗалыкларга туры килә, тик хуҗалык итүнең кече формалары да республика казанына өлешен күп кертә: 8 мең тонна кош итен һәм 30 млн йомырканы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар җитештерә. Һәм узган ел бу күрсәткеч буенча үсеш 34 процентны тәшкил итте.
«Бикләп торып, каз үстереп булмый»
Билгеле, әлеге ихтимал үзгәрешләрне авыл халкы да, фермерлар да колач җәеп кабул итмәде. Чөнки таләпләрне катгыйландыру иң беренче чиратта кесәгә сугачак, дигән сүз. Буа районының Ташкичү авылында кош-кортны күпләп асрыйлар. Монда яшәүчеләр 200, 500, хәтта берәр мең баш каз-үрдәк тота.
– Көз җитсә, нинди дә булса сүз чыкмый калмый, без аңа ияләнгән инде, – диде Ташкичүдә яшәүче Салих Әхмәдишин.
– Безнең авыл кошчылык белән гомер итә. Быел мин үзем дә ике йөзгә якын каз алдым. Инде октябрь ахырларында эшкәртә башларбыз дип торам. Арада урамда йөртүчеләр дә, арткы якларында уратып алган территориядә тотучылар да бар.
Тик бездә барыбер күпчелек кеше кошларын ябык урында тота, чөнки ул кадәрлене ничек урамда йөртеп булсын?
Безнең авыл Чувашиянең Татар Согыты авылыннан 15 чакрым ераклыкта гына урнашкан.
Аларда бер ай элек кош гриппы чыкты. 200, 500әр баш казларын яндырдылар. Шуңа күрә, бер яктан караганда, саклык чаралары да артык булмас төсле. Тик Салих абый башка фикердә булып чыкты.
– Авыл авыл булып калсын инде ул. Аны эре хуҗалыкларга тиңләштерергә кирәкми. Шул кадәрле акча түгеп, таләпләренә туры китерсәң, асраучыга файдасы бөтенләй калмый бит. Аның асраучысы да калмаячак.
Кача-поса егермене тотсаң гына инде. Ә безнең халык каздан башка яшәүне күз алдына да китерми. Гомер-гомергә кош-корт тоттык, ул вируслары каян гына килеп чыкты икән соң? – диде ул. Казны Мөслим районында да күпләп үрчетәләр. Анда яшәүче танылган фермер Ирек Хәмәдишин да мондый сөйләшүләр башлануына борчылуын белдерде.
– Әгәр кабул ителә калса, авырга туры киләчәк. Болай да күптөрле кагыйдәләр белән безне читлеккә кертеп, каз асрауны бөтенләй бетермәкче булалармы? – диде ул.
Зәй районы фермеры Артур Мөхәммәтҗанов та хезмәттәшенең фикерен куәтләп: «Бу – шәхси кошчылыкның тамырына балта чабуның башы. Иң куркынычы – кошчылык фермаларыннан торак пунктларга кадәрге ара буенча яңа нормативлар.
Яңа төзәтмәләр – һәр фермерның баш бәласе», – диде ул. Ихтимал үзгәрешләр турында Алабуга районының Морт авылында яшәүче Гөлнара Хуҗина да хәбәрдар.
– Безне, кошчыларны, Чаллыдагы семинарга җыеп әйттеләр инде. Әлбәттә, борчылдык. Бикләп торып, каз үстереп булмый. Бу безнең ише каз үстерүчеләргә генә түгел, күркә белән үрдәк тотучыларга да кагыла. Димәк, безнең юнәлеш ябылачак дигән сүз, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында фермерларның хәленә керәләр, тик саклык чараларын да күрергә кирәк, диләр. – Ветеринария таләпләре тормыштан алып эшләнгән. Кызганычка, йогышлы авырулар елдан-ел ныграк тарала, шуңа күрә таләпләр дә катгыйлана.
Әгәр бөтен ил буенча карасак, Татарстан, шушы таләпләрне үтәгәнгә күрә, йогышлы авырулардан имин булып тора, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов. Кыскасы, әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгының да, ветеринарларның да, кошчыларның да проект буенча фикер алышыр өчен вакытлары бар. Документ үз көченә керә калса, Идел буе фермерларының һәм гади халыкның фикерләрен искә алырлар, дип өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев