Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кошларны бергәләп ашатыйк

Елның-елында кышкы чорга аяк баскач, “Кошларны ашатыгыз” дип исемләнгән акция старт ала.

Шул уңайдан Татарстан Респуб­ликасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Равил Хадиевтан әлеге акция турында сораштык.
– Кыш ае кошларга салкыннары белән түгел, ачлыгы белән дә аеруча куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч, хәлләр тагын да мөшкелләнә. Салкыннарда кышка калган кошларның бик күбе нәкъ менә ачтан үлә.
«Кышын кошларны ашатыгыз» акция­се әлеге вәз­гыятьне күз уңында тотып, «нәни дус­лар»га ярдәм максатыннан оештырыла. 
Анда балалар һәм ата-аналар, мәктәп укучылары, студентлар да актив катнаша ала.
Шушы көннәрдә, без дә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары  белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылдык. Башта катнашучылар белән берлектә кошларга махсус җимлекләр ясадык, соңыннан исә җимнәр салып, аларны «Ашыт» заказнигындагы агач башларына урнаштырдык. Студентлар белән берлектә пошиларга куелган тозлыкларны да яңарттык. Аларга тозлар салдык. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, тоз кыргый җәнлекләр организмы өчен бик мөһим минерал.
– Кошлар җимлекләрне күр­гән­нәрдер инде?
– Ничек кенә әле. Озак та үтмәде, җимлекләргә нинди генә кошлар очып килмәде, алар арасында песнәкләр дә, чыпчыклар да, карабүрекләр дә бар иде. 
Салкын кышларда заказник хезмәткәрләре җимлекләрне төрле орлыклар белән тәэмин итеп торачаклар. Игелек­ле акциягә күбрәк кеше кушылсын иде, диясем килә. Ях­шылыкны бергә эшлик! Җимлекләрне пластик бутылкадан, кәгазь коробкадан да ясап була. Азыкка килгәндә кошларга бе­раз гына көнбагыш, тары ярма­сы, ак ипи салсаң – шул җитә. Болар барысы да кыен эшләр түгел. Бары тик битараф булмасак иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев