Кредитка машина сатып алганда, артыгын ничек түләмәскә?
Юрист Борис Егоров киңәшләре
Өстәмә хезмәтләр.
Өстәмә хезмәтләр (әйтик, сервис картасы, юлларда техник хезмәт күрсәтү сертификаты) өчен түләнгән акчаны, мондый хезмәтләрдән баш тартканда, кире кайтарып булмаслык итеп килешү төзергә мөмкиннәр. Шуңа күрә, документларга кул куйганчы, түбәндәге ике шартның бармы-юкмы икәнен тикшерегез. Шуның берсе генә булса да, кул куймагыз: *өстәмә хезмәтләрдән баш тарткан очракта, акча тулысынча яки өлешчә кире кайтарылмый; *рәсмиләштерелүгә, хезмәтләр күрсәтелгән булып санала.
Шартлы ташламалар.
Кредитка алганда яки түләүле өстәмә хезмәтләргә ризалык биргәндә генә машинаны ташламалы бәядән тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Соңыннан, бу хезмәтләрдән баш тартсагыз яки кредитны вакытыннан алда түләсәгез, сатучы ташлама суммасын кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Алдауга корылган консультация. Банк яки автосалон вәкиле ялган мәгълүматлар бирергә мөмкин. Әйтик: * өстәмә хезмәтләрсез генә кредит алып булмый; * өстәмә хезмәтләрдән баш тартканда, ташлама юкка чыга; * кредитны вакытыннан алда түләп булмый – 2–3 ай узгач кына; * машинаны кредитка алу үз акчаңа алуга караганда арзанга төшә. Боларның барысы да – кредит килешүе шартларын бозу. Ышанасыз икән, артыгын түләячәксез, дигән сүз.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев