Күәм балалар бакчасында - кошлар көне
Хәбәрләр

Күәм балалар бакчасында - кошлар көне

Халыкара кошлар көне уңаеннан Күәм балалар бакчасында тәрбия чарасы узды.

Әлеге чараның максаты - балаларда кошлар турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү, кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Әлеге әңгәмәләр балаларда кошларга карата гына түгел, ә  барлык тереклек ияләренә карата да мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Табигатьне яратырга, чиста тотарга, кошларны җәнлекләрне сакларга өнди.


Нет комментариев