Җитәкчесе — Алия Садриева.
Хәзерге көндә Самат Шакир музее «Мәктәп музее» статусын алып, яхшы гына эшләп килә.
Ул экспонатларга бик бай. Анда шагыйрьнең шәхси әйберләре, киемнәре, китаплары, фотоальбомнары, портреты бар. Укучылар музейга кереп, күренекле шәхес белән якыннанрак танышалар, авылдашлары белән горурланалар.
«Кечкенә класслардан башлап музей белән таныштырып киләбез. Укучыларга татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертә дип уйлыйм әлеге музейны. Укучылар Самат Шакирның шигырьләрен яттан укыйлар, аның шигырьләренә язылган көйләрне өйрәнеп җырлыйлар», – ди Алия Садриева.
Нет комментариев