Кукмара районында балага кул күтәргән укытучы белән бәйле хәлне прокуратура тикшерә
Моңа социаль челтәрләрдә чыккан видео сәбәп була.
Кукмара районы прокуратурасы укытучының балаларга карата рәхимсез мөгамәләсе турындагы хәбәрләрне тикшерә. Моңа социаль челтәрләрдә чыккан видео сәбәп була. Анда, шаһитлар сүзләренчә, физкультура укытучысы укучының башыннан тотып, берничә тапкыр стенага бәрә.
«Күзәтү ведомствосы мәгариф учреждениесе хезмәткәренең гамәлләренә бәя бирәчәк һәм, нигезе булган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чара күреләчәк», – дип хәбәр иттеләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев