Кукурузның чыгышы куанычлы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, район күмәк хуҗалыкларында кызу эш өсте.
Быел кукурузның мәйданы тагын да күбрәк.
Безнең сорт та начар түгел
– Күмәк хуҗалыкта 1100 гектарга якын кукуруз игәбез. Чыгышы начар түгел, әлегә гектарыннан 300 центнер тирәсе чыга, – диде “Тукай” җитәкчесе урынбасары Гомәр Гатауллин.
24 сентябрь көнне “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Күәм авылы янындагы басуында булдык. Анда кызу эш өсте иде. “Ягуар” комбайнында Фәрит Шаһидуллин һәм Динар Абдуллин кукуруз тураталар. Сүз уңаеннан билгеле булсын, бөртекле-кузаклыларны урып-җыюда да шушы ук тандем катнаша. Шәхси “КамАЗ” машинасында “Тукай”га булышырга килгән Илфар Нигъмәтуллин белән икесен бергә фотога төшереп алдык.
– Кукуруз чыгышы быел начар түгел, 15 ел шушы хезмәтне башкарам, – ди комбайнчы.
Эш ике сменада оештырылган. Икенче “Ягуар”да, шулай ук сменалап, Петр Тимергалиев һәм Рамил Нәҗмиев эшли. Басу-сенаж чокыры юлын “КамАЗ” машиналарында, шул исәптән прицеплар белән, шулай ук “МТЗ” тракторларында Илдар Шәрифуллин, Рафис Хәкимов, Рафил Гыйниятуллин, Ренат Зарипов, Газинур Сафин, Фаил Сабирҗанов, Илнар Йосыпов, Илдар Хәсбиуллин, Мөдәрис Хәсәнов эшли. Шөкер, басуга чыгарып ашатып-эчертәләр.
Чокырда да бик кызу. Китергән массаны эттереп, таптап тыгызлауны зур егәрлекле тракторларда Фердинат Гәрәев, Раил Касыймов, Зөлфәт Шакиров, Алмаз Биккинин, Рубис Хәйруллин һәм Рәдиф Фазуллин башкара.
Белгеч фикере
Бөртекнең структурасы үзенчәлекле булу нәтиҗәсендә, кукуруз крахмалы “рубец”та 50-80 проценткача таркала.
Бездә район хакимияте элек-электән үк кукурузны шуларны исәпкә алып икте. Әйтик, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә күмәк хуҗалыкларда игелгән кукуруз чәкәннәрен җыеп, ул кайчан чәчелгән, күпме ашлама кертелгән, яфрак аша тукландыру күпме ясалган, нинди технологияләр кулланылганлык буенча анализ ясаганнар. Шул нигездә һәр сортның экономик яктан отышлылыгы ачыкланган. Нәтиҗә буенча махсус белешмәләр ясап, күмәк хуҗалыкларга тәкъдим итәләр.
Ә быелгы нәтиҗәләр шуны күрсәтә, чит илнеке генә түгел, үзебезнең сорт кукуруз да бик яхшы уңыш бирә икән. Һәрхәлдә, кукурузның төрле сорт чәкәннәрен күргәч шундый фикер туды. Районда игелүче 20дән артык сортның 35 проценты “импорт” икән. Дөрес, шулай да һава торышының төрле елда төрлечә булуын да танырга кирәк.
Кукуруз орлыгын сатып алу бәясен түбәнрәк итүнең тагын бер эффектлы юлы – район хакимияте тарафыннан күптәннән кулланыла килде. Ул – барлык күмәк хуҗалыкларга орлыкны “оптом алу” нәтиҗәсендә, мөмкин кадәр күбрәк ташламага ирешү. Хәзер дә әнә шул отышлы ысул дәвам итә.
– Кукуруз уңышы узган елгыдан югарырак. Былтыр 7,5 мең гектарда иксәк, быел 9000 гектарга җиткердек, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев