Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куллану вакыты бетеп килә

Соңгы вакытта мошенникларның яңа төр алдау очрагы хасил булды.

Уйламаганда гына: “Синең МТС кәрәзле телефоны аша аралашуның куллану вакыты чыгып килә”, – дип җитди итеп шалтыраткан тавышны ишеткәч, күпләр курка кала. Бүгенге көндә тормышыбызны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый.

– Кызганычка каршы, кеше телефоннан сөйләшеп булмый, дип шик ләнә башлый . Дөреслекнедә ачыклап тормыйча, мошенниклар кушкан гамәлләрне эшли. Аралашу барышында мошенниклар ссылка яки код җибәрәләр. Ссылка аша керү, шулай ук аларга кодны әйтү дә аянычлы тәмамлана . Яңа чыккан алдау очракларының корбаннары да бар инде. Районыбызның бер авылында яшәүчегә МТС сим-картагызның куллану вакыты чыга, дип шалтыратучы мошенникның таләпләрен үтәү нәтиҗәсендә, аның исеменә кредит алалар, – дип аңлатып үтте район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Күпме генә язып, сөйләп торсак та, мошенниклар корбаннары кимеми. Югыйсә, таныш кешеләр булмаса, алар белән сөйләшеп тә тормагыз, дип гел кисәтеп торабыз. Банк хезмәткәрләре шалтыратуларын алмый да башладык кебек. Әмма мошенниклар алдалауның төрле ысулларын уйлап чыгарып кына торалар шул. Бу юлы да мондый ялганнарга ышанмагыз. Кәрәзле телефоннарда сим карталарның куллану вакыты чыкмый, дип кисәтәсе килә.

 Кулланылмый яткан сим-картаны сине дә кисәтеп тормыйча, компания үзе өзеп куя. Алданмыйк, игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев