Бәйгедә 106 катнашучы чыгыш ясады.
Күлле Киме мәдәният йортында "Сибгат чишмәсе" республикакүләм әдәби шигырь сөючеләр бәйгесенең сайлап алу туры үтте.
Алар арасында ерак - якын районнардан һәм Әтнә районыннан шигырь сөючеләр катнашты.
Мөхтәрәм жюри: Данил Сәлихов, Луара Шакирҗанова, Миләүшә Насыйбуллина, Гүзәл Төхвәтова һәр катнашучыны тыңлады, үзенең нәтиҗәсен чыгарды.
Ә нәтиҗәләр исә 9 декабрь көнне сайтларыбызда чыгачак.
Җиңүчеләрне 10 декабрь көнне сәг. 10.00 дә Сибгат Хәким музеенда көтеп калабыз
Нет комментариев