Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күлле-Киме мәктәбендә очрашу булып узды

Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе, тарихи традицияләре бар.

Безнең Әтнә районының төп горурлыгы — үзләренең акыл сәләте, хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудырган кешеләр. Әйе, кешеләр. Чөнки аларның соклангыч эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә искиткеч бай мирас тупланган, Әтнә җире элек — электән милли мәдәният үзәге, икмәкле төбәк буларак шөһрәт казанган. Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә " Мәктәбемә илтер юллар буйлап Сабый булып килә узасым" кичәсенә моннан 65 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар — тарих фәннәре кандидаты, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар хатын- кызларының язмышын яктыртып күпсанлы китаплар иҗат иткән галимә Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы һәм Татарстан республикасының атказанган энергетигы, Арча РЭСында 40 елдан артык хезмәт куйган, туган ягында игелекле хезмәт куйган Дамир абый Вахитов кайтты. Бик матур җылы очрашу булды. Укучылар белән очрашуда алар үзләре укыган мәктәп, укытучылар, шул чор тормышы турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев