Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күлле Киме мәктәбендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә узды

Әлеге очрашу ике як өчен дә файдалы узды.

Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әтнә муниципаль районы хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә узды.

Очрашуда түбәндәге темалар турында сөйләшү барды.

 «Балигъ булмаганнар арасында административ хокук бозу һәм җинаятьләр»

 «Яшүсмерләр арасында цензурасыз лексика профилактикасы»

«Сәламәт яшәү рәвеше, иминлек».

Шулай ук урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре ясау кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылык мәсьәләләренә турында да фикер алыштылар. Укучыларга җинаять җаваплылыгының, хокук бозуларны кылган өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды. Шулай ук спиртлы эчемлекләр, тәмәке, башка зарарлы матдәләр куллануның зарары турында аерым игътибар бирелде.

«Әлеге очрашу ике як өчен дә файдалы узды», – дип хәбәр итте Кадрия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев