Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күлле Кимедә - Депутатлар десанты

Депутатлар эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән конкурсның бер этабы шушы авыл җирлегендә дә узды

«Бердәм Россия» Бөтен­россия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен иң яхшысы итеп оештыру буенча VI республика конкурсын үткәрә.
Максаты, аңлашыладыр, партиядәге депутат берләш­мә­ләренең эшчәнлеген яхшырту.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Биредә партиянең җирле бүлеге эшчәнлегендә муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар корпусы ролен күтәрү максаты да күздә тотыла. 
Конкурсны уздыру пункт­ларының берсендә катнашырга теләүчеләрдән килгән документларны тикшереп, соңрак муниципаль берәмлекләргә чыгу турында да язылган. Шул нигездә агымдагы ел ахырына кадәр үк  җиңүчеләр исемлеге билгеле булачак икән. 
Биредә Күлле Киме авыл җирлегенә дә уңышлар теләү артык булмас. Ни өчен әлеге авыл җирлегенәме? Эш шунда, оештыру комитеты билгеләгән затлар – партиянең төбәк контроль комиссиясе әгъзасы Ев­ге­ний  Моисеев, ТР Дәүләт Со­ве­ты депутаты Руслан Хәй­рул­лин, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәм­сет­динов, партиянең депутат бер­ләшмәләре республика координацион советы  сәркатибе Светлана Гиниятуллина һәм, әлбәттә, үзебезнең Әтнә бүлеге башкарма сәркатибе Равилә Мөхәммәтгалиева составындагы комиссия нәкъ менә бирегә килде. Шундый зур түрәләр килгән икән, ниндидер нәтиҗәсе барыбер дә булмый калмас...
Башкача әйтсәк, бу конкурста республиканың 45 районыннан да депутат төркемнәре катнашты. Шулардан 6 депутат төркеме финал өлешенә узды. Ә алар арасыннан җиңүчене билгеләү максатыннан турыдан-туры күреп катнашу этабы Күлле Киме авыл җирлегендә дә узды.
Чыгышлар күп булды биредә. 
Күлле Киме авыл җирлеге баш­­лыгы Хәмит Гә­рәев мондагы эшчәнлек, иреш­кән уңышлар, алдагы проблемалар турында сөйләде. 
Бер генә мәсьәлә дә комис­сиянең күз уңыннан кырыйга китмәде бугай. 
Күмәк хуҗалык белән эшчәнлек, кечкенә авыллар язмышы, махсус программалар аша проблемаларны хәл итү, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы егетләр һәм аларның гаиләләре – кыскасы, барысы да телгә алынды. Хәмит Хәйдәр улының эчкерсез, гадел, туры сүзле, аралашучан һәм халыкчан булуы депутатларга бигрәк тә ошады бугай – сорау арты сорау яудырып – кем әйтмешли, әллә ихлас, әллә чын күңелдән – салпы ягына салам кыстырырга да онытмадылар. Монысы шаяртып язган сүзләр генә, җитәкче дә, депутатлар да үпкәләрлек түгел – чынлыкта да “Сездә бик күп эшләнә икән”, дип сокландылар.
Җирле ветераннар советы җитәкчесе Саимә Сабирова чыгышы да ышанычлы яңгырады. Депутатлар өлкән буын белән булган элемтәгә дә нык игътибар итәләр. Ул гынамы, зиратлар халәте, җирле дини эшчәнлек турында да сораштылар. Шунда ук авыл җирлеге депутатлары белән дә аралашырга өлгерделәр.
Комиссия Күлле Кимедә яңа гына төзелгән спорт мәй­данчыгын, тре­­нажерлар залын һәм Сибгат Хәким музеен да карап узды.
Ин­­де хәзер нәти­җә­­ләрен көтәбез. 
Һәрхәлдә, районыбызга Россия Федерациясе һәм Татарстан депутатларының, хәтта элеккеләренең ярдәме турында сорашуларын күзаллаган хәлдә, киләчәктә уңыш эзләре Күлле Кимедә генә түгел, бөтен районыбыз картасында ачык чагылыш табыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев