Күлле-Кимедә Нәүрүз бәйрәме
21 март – төрки халыкларның язгы бәйрәме - Нәүрүз.
Шушы уңайдан Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 1-7 нче сыйныф укучылары һәм “Чулпан” бакчасы балалары өчен мәдәният хезмәткәрләре Раилә Кадимова , Күлле Киме китапханәчесе Энҗе Хәмитова, музей җитәкчесе Гөлсинә Хакимуллина зур бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәм музейда Нәүрүз турында презентация карау, тарихын сөйләү белән башланды.
Аннан соң балалар өчен саф һавада ярышлар һәм кызыклы уеннар оештырылды.
Бәйрәм ахырында һәр катнашучы итле ботка, самавыр чәе белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев