27 сентябрь – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне
2026 ел – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу — балалар бакчасын бары тик сабыйларны вакытлыча карап тору урыны дип кенә түгел, ә шәхеснең беренче ныклы нигез ташы салына торган изге учак дип таный торган вакыт.
Дөрес оештырылган мәктәпкәчә тәрбия — халыкның милли үзаңын, гореф-гадәтләрен һәм туган телебезне саклауның тәүге баскычы.
Бүгенге көндә районыбыз балалар бакчаларына 409 бала йөри, 39 тәрбияче аларга белем һәм тәрбия бирә. Балалар бакчасындагы эшне уңышлы оештыру — ул зур команданың бердәм хезмәте. Бакча мөдире, тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, пешекчеләр, һәм хуҗалык эшчеләренең хезмәте бик мөһим — нәкъ менә алар сабыйларның көнкүрешен уңайлы, куркынычсыз һәм файдалы итеп оештыра.
Нәкъ менә биредә, кече яшьтән үк, сабыйлар иртәнге аштан алып кичке ашка кадәр туклану режимына буйсынырга, пөхтәлеккә, гадәти гигиена кагыйдәләрен үтәргә, дуслыкка, олыларны һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә өйрәнә; карандашны дөрес тотып рәсем ясарга, пластилиннан фигуралар әвәләргә, шигырьләр сөйләргә һәм җырларга ияләшә; төсләрне, саннарны һәм хәрефләрне танып белә; физик күнегүләр аша үз-үзеңне координацияләргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнегә. Ләкин бу күнекмәләр артында — кечкенә «мин-мин»нәрне бер йодрыкка туплау өчен кирәкле искиткеч зур түземлек һәм психологик киеренкелек ята: һәр баланы кызыксындыру, күз яшьләренә карамыйча гадәтләр формалаштыру һәм төрле холыклы сабыйларга аерым якын килү өчен педагоглардан гаять авыр рухи хезмәт таләп ителә.
Балалар бакчасының һәр хезмәткәре — үз эшенең остасы. Әмма аерым билгеләп үтәсе килгән кешеләр бар: ул — әниле-кызлы булган, үз гаиләләрен нәкъ менә шушы авыр, әмма мактаулы хезмәткә багышлаган тәрбиячеләр. Татарстан Республикасы Мәгариф хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы республика оешмасы нәкъ шундый гаиләләргә багышланган «Әниләр һәм кызлар» (“Дочки - матери”) проектын гамәлгә кертте. Проект нәкъ менә шундый тугры династияләрне данлауны, алар турында киң аудиториягә сөйләүне күзаллый. Районыбызда да бу игелекле традицияне лаеклы рәвештә дәвам итүче парлар бар. Аларның берсен безнең район халкы яхшы белә — күпьеллык стажлы тәҗрибәле тәрбияче Фаилә Гарипова һәм аның юлын сайлаган кызы Алсу Маугизова. Ана назы һәм профессиональлек бер-берсен тулыландырып, аларга сабыйлар йөрәгенә ачкыч табу өчен көч бирә, ә инде дистә еллар буе үзебезнең районда кулга-кул тотынып эшләү аларны тагын да ныграк берләштерә. Мондый әниле-кызлы хезмәткәрләр — районыбыз мәктәпкәчә белем бирү системасының алтын фонды.
Фаилә Әгъзәм кызы 1983 елның февраль аеннан Күңгәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. “43 ел буе бер урында, бер бакчада тәрбияче хезмәтен башкарам, – ди ул үзе турында. “Бу – коры сан түгел, бу минем бөтен гомерем. Һәр иртә балалар бакчасы ишеген ачканда, мине көтүләрен тоям: кечкенә йөрәкләргә җылылык, игътибар һәм ышану кирәк. Мин балаларны дус булырга, хыялланырга, хаталардан курыкмаска, ә алар мине сабыр булырга, ихлас яшәргә өйрәтәләр. Минем янәшәмдә кызларым Алсу, Айсылу үсте. Бервакыт олы кызым Алсу: “Әни, мин тәрбияче булырга телим,” – диде. Шул мизгелдә аңладым: аңа тапшыра алган иң кыйммәтле байлык – балаларга һәм үз эшемә мәхәббәт. Бүген кызым белән без гади әни һәм кыз гына түгел. Без хезмәттәшләр, фикердәшләр, бер һөнәр кешеләре. Кызымның минем юлдан баруына мин чиксез горур, минем иң зур бәхетем – шунда”.
Фаилә ханымның фикерләре шундый, кызы Алсуга да шул ук сорауларымны бирдем, тәрбияче һөнәренә ничек килгән, авыр хезмәттә ничек “янмаска” өйрәнгән...
– Бу һөнәргә мине балачагым үзе алып килде, — дип уртаклаша Алсу. — Әниең тәрбияче булганда, балалар бакчасы икенче өйгә әйләнә. Мин әле дә буш төркемдә кичләрен әниемнең рәсемнәр кисеп, курчак театры өчен фигуралар ябыштырганын хәтерлим, ә үземне кечкенә өстәл артында утырып, могҗиза тудыруга катнашкандай хис итә идем. Нәкъ шул вакытта тәрбияче — ул балалар дөньясын яктырак итүче тылсымчы икәнен аңладым.
Бүген миңа әнинең зур тәҗрибәсе ярдәмгә килә: ул миңа һәр баланың хисләрен аңларга һәм рухи яктан арыганлык белән көрәшергә өйрәтә. Ләкин төп илһамны балалар үзләре бирә. Эшнең иң кадерлесе — хезмәтеңнең шунда ук нәтиҗәсен күрү.
Сабыйның озак маташканнан соң, ниһаять, бауларын бәйли алуы яки дусты белән күз яшьләрсез килешүе — бу аның күзләрендә кабынган секундлык горурлык очкыны безнең өчен иң зур бүләк.
Мондый мизгелләр хакына без «тәрбияче балаларны карап кына тора» дигән төп стереотипны җимерергә әзер.
Алсу белән Фаилә апаның бердәмлеген күреп, безнең районда тәрбиячеләр нәселе өзелмәвенә тагын бер кат инанасың. Ләкин бу күркәм традиция районыбыз чикләрен дә узып китә.
***
Проектта катнашучы икенче пар: Филсинә Гатауллина – Түбән Бәрәскә балалар бакчасы мөдире, ә аның кызы Лилия Төхбиева — башкалабызның 368 нче номерлы балалар бакчасында тәҗрибәле тәрбияче.
– Балалар бакчасы минем икенче өем, гаиләм, чөнки гомеремнең куп вакыты шушында утте. Эшләү дәверендә ничә буын балалар тәрбияләдек. Хәзер ул балалар үзләре күптән әти-әни булдылар. Инде аларның балаларын үстерәбез, матур, мул тормыш алып баруларын күреп куанабыз. Күп кенә балалар 1 яшь тә 6 айдан килә бакчага, кайберләре 2 яшьтә. Кайбер баланың теле бакчада ачыла, һөнәрләре арта. 5 ел гомер эчендә бер-беребезгә шулкадәр ияләнәбез – үз балаң, оныгың шикелле һәркайсы бик якын, кадерле кешегә әйләнә дә куя. Инде мәктәп яшенә җиткәч, баланы бакчадан чыгарып җибәрүдән дә авыр мизгел юк минем өчен. Күңел халәтем шундый – ел да елап озатам, бу күңелсезләнү берничә айларга сузыла, исемә төшкән саен елап алам... – ди Филсинә ханым. – Бакчада 1990 елның җәендә эшли башладым. Авыл советы рәисе өйгә килеп мөдир булып эшләргә тәкъдим итте. Ризалашмадым, кая инде бакчаның нәрсә икәнен дә белмәгән 19 яшьлек кызга мөдир булу, үзем дә бала ялында идем (кызыма 1 яшь кенә иде). Бакчадагы хезмәткәрләрне чираттагы ялга чыгарырга ризалаштым. Аннан тәрбияче ярдәмчесе, 2 ел пешекче булып эшләргә туры килде. Читтән торып югары белем алдым. 2000 елның мартында мөдир итеп билгеләделәр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү – авыр һәм четерекле эш. Коллективта – 8 кеше, Аллаһка шөкер, килешеп, киңәшләшеп эшлибез, яшибез. Хәзерге тормышыбыз бик тә катлаулы. Никадәр тормышларыбыз рәхәт, бар да җитеш, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз дип сөйләнсәк тә, төрле вакытлар була. Сөенеп туя алмаслык шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмаслык авыр мизгелләре дә...Шуның өчен балаларыбызның киләчәге якты, матур, һәрьяклап тәрбияле, үзенең телен, илен, туган авылын, әти-әнисен, туганнарын ярата торган шәхес тәрбияләү – барыбызның да бурычы. Бер-беребезне хөрмәт итеп, хезмәтен күреп, бердәм эш алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Шул максаттан чыгып, әти-әниләр, авыл җирлегебездәге җитәкчеләр, төрле оешма хезмәткәрләре (мәдәният, китапханә, мәктәп, мәчет) белән берлектә балаларның рухи байлыгын арттыру өчен бердәм эш алып барабыз. Төрле очрашулар, экскурсияләр, кичәләр, бәйрәмнәр оештырабыз. Балалар бик кызыксынучан, бу чараларда теләп катнашалар.
Бакча тормышы бөтен гаиләгә җитә торган бер учак икән ул. Мин үземнең гаиләмә бик рәхмәтле: тормыш иптәшем, кияүләремнең бакчаны төзек тотуда ярдәме чиксез булса, кызларым белән бакчадагы яңалыклар белән фикер алышабыз. Олы кызым Казанның 368 номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кечкенә кызым тормышка чыкканчы 2 ел Казанда шәхси балалар бакчасында эшләп алды, хәзерге вакытта бала ялында. Шунлыктан очрашкан саен уртак сөйләшер сүзләребез иксез-чиксез.
Бүгенге көндәге хыялым: барлык уңайлыклары булган балалар бакчасы төзесәләр иде. Аллаһы Тәгалә балалар борчулары бирмәсен иде дә, иң мөһиме – балаларыбыз сәламәт булсын иде дип телим!” – дип сүзен йомгаклады Филсинә Кәримулла кызы. Тәрбияче һөнәренә булган карашы турында Филсинә ханымның кызы Лилия Рөстәм кызыннан да сорадым.
– Тәрбияче һөнәрен сайлау — очраклы түгел, ә алдан уйлап, җаваплылыгын, авырлыгын аңлап ясаган адымым.
Мине тәрбияче һөнәренә бәйләгән күренми торган җепләр — балаларны яратуым, сабыйларның иртән бакчага сагынып килүләре. Үземнең дә балачактагы хисләрем бик үзенчәлекле: мин балалар бакчасына йөрмәдем, чөнки йоклата алмадылар — ике атна тырышканнан соң бу эштән баш тарттылар. Әнием ул вакытта тәрбияче иде, аның белән эшкә ияреп бара идем дә, балаларны йоклатканда, әле берсе, әле икенчесе янына утырып, «булышып» йөри идем. Шулай итеп, минем өчен бакча ишекләре ябылды, ләкин нәкъ менә шул вакыттан бирле кечкенәләр дөньясы мине үзенә тартып торды.
Хәзер инде мин үзем беренче кечкенәләр төркемендә (ясли) эшлим. Монда ел саен без яңа бәбиләр җыябыз, коллектив гел яңарып тора. Ләкин тәрбияче һөнәренең иң зур авырлыгы дип бүгенге көндә әти-әниләр белән эшләүне саныйм. Алар белән уртак тел табу елдан-ел кыенлаша бара.
Шөкер, укучыларым үсеп киткәч тә онытмыйлар: шәһәр урамында очрагач, әллә кайдан исәнләшеп дәшүләре, бер елдан соң да хәл белергә кереп йөрүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Мондый мизгелләр хакына без эшебезне дәвам итәбез.
Әлбәттә, монда әниемнең роле бәхәссез. Ул минем һөнәр юлымның башы булды һәм һәрьяклап үрнәк булып тора. Без гаиләбездә эш темасын сөйләшкәндә дә еш кына нәкъ менә ата-аналар белән аралашу нечкәлекләренә тукталабыз. Балаларны хәзер шаккаттыруы бик авыр, шуңа күрә барлык режим мизгелләрен — ашарга, киенергә, уенчыклар җыярга — бары тик уен формасында, шигырьләр һәм җырлар ярдәмендә өйрәтәбез. Үзем дә фетрдан төрле дидактик уеннар ясарга яратам, нәкъ менә шулар ярдәмендә мин сабыйларның игътибарын җәлеп итәм...».
Без сөйләгән кыйммәтләр: сабыйларның бакчага сагынып килүләре, әти-әниләр белән катлаулы диалоглар, балаларны уен аша тәрбияләү — болар барысы да гап-гади сүзләр генә булып тоела. Әмма нәкъ менә Алсу, Лилия, Фаилә ханым һәм башка дистәләгән тәрбиячеләрнең көндәлек тырышлыгы аркасында бу сүзләр реаль тормышка әверелә. Аларның бердәмлеге, татулыгы һәм эшкә тугрылыгы — яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк.
Бәлки нәкъ менә бүген телгә алынган шәхесләрнең уртак язмышлары бүген кемнеңдер күңелендә тәрбияче булырга теләк уятыр, аларга юнәлеш күрсәтер. Мондый гаиләләр — ул безнең горурлык, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә ышанычыбыз маягы.
Һәм шушы юллардан соң бераз моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да дата якынлашуын искә төшерми булмый. Якында гына, календарь битендә, безнең һөнәри бәйрәмебез — 27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне. Бу көнне безгә рәхмәт сүзләре генә түгел, ә үз эшебезнең асылы турында янәдән тирәннән уйлану мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә бу көн — безнең рәхмәтебезне әйтергә соңгы мөмкинлек түгел, ә моңа кадәр әйтелми килгән кадер-хөрмәтне күрсәтү өчен менә дигән форсат.
Кадерле хезмәттәшләр!
Бу көндә мин тәрбияче исемен йөртүчеләрне генә түгел, ә балалар бакчасындагы зур команданың һәр вәкилен чын күңелдән шушы якты бәйрәм белән ихлас котлыйм! Нәкъ менә сезнең бердәм хезмәтегез аркасында сабыйларның иртәләре елмаюдан башлана. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм сабырлык телим. Нәниләрнең ихлас елмаюлары, әти-әниләрнең тирән хөрмәте һәм рәхмәте — сезнең авыр, әмма мактаулы хезмәтегезнең иң зур бүләге булсын. Саннар һәм отчетлардагы күрсәткечләр вакытлыча, ә тәрбияче кулындагы сабыйның якты күзләре — мәңгелек.
Бәйрәм белән, хөрмәтле остазлар!
Рафисә Мөхәмәтҗанова, район мәгариф профсоюзы оешмасы рәисе
Нет комментариев