Күңгәр авыл җирлеге халык яшәешен җиңеләйтүгә омтылып яши
Бу хакта Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанова белән булган әңгәмәбездән укып белерсез.
Күңгәр авыл җирлегеннән үрнәк алырлык, башка җирлекләрдә дә кулланышка кертерлек эшләр дә күп монда. Бу хакта Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанова белән булган әңгәмәбездән укып белерсез.
Авыл җирлеге составына 5 – Күңгәр, Түбән һәм Югары Шашы авыллары, Күшәр, Мөндеш авыллары керә. Күңгәр авыл җирлегендә, аерым алсак, Күңгәр авылында – 88 шәхси хуҗалыкта 249 кеше, Түбән Шашының 120 шәхси хуҗалыгында – 370 кеше, Югары Шашыдагы 42 шәхси хуҗалыкта – 129 кеше, Күшәр авылының 198 шәхси хуҗалыгында – 568 кеше һәм Мөндешнең 20 шәхси хуҗалыгында 28 кеше яши.
– Быел үзара салым буенча бик күп эш планлаштырган идек. Беренче чиратта, кое-чишмәләрне коймалап, әйләндереп алу күз уңында булды, – дип башлады сүзен җитәкче.
Югарыда язганымча, аның белән әңгәмәбез бер дә юктан гына узмады. Сер түгел, җирле халык яшәешен тагын да уңайлырак итү өлкәсендә һәрдаим үрнәк алырлык эшләр башкарыла биредә. Ә югарыда телгә алган кое һәм чишмәләрне телгә алуның сәбәбе – беренче чиратта, куркынычсызлык белән бәйле.
Көмеш су игътибар сорый
Күз алдында бит, бүгенге көндә дә авылларда су чыганакларын коймалап алуны сораучылар бар. Чыннан да, балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә ачык кое-чишмә яныннан йөрү бик хәтәр. Өстәвенә, эстетик-зәвык ягыннан карасак та, төзекләндерелгән су чыганагы әллә каян ук күзне иркәли, үзенә тартып тора.
Ә Күңгәр авыл җирлегендә алар шактый. Аерым алсак, авыл җирлегендә 5 кое рәтләнгән, янә берсе тиздән әзер булачак. Югары һәм Түбән Шашы авылларындагы бу коеларның һәрберсеннән су алып кулланырга була. Рәшәткәләп алу гына түгел, өсләре дә капланган, йозакланган. Күшәр авылында 7 кое бар. Берсен шәхси эшмәкәр тулысынча ремонтлап сафка бастырган. Калган алтысын авыл җирлеге балчык белән ныгытып, коймалаган – ялт итеп эшләп куйганнар.
Күшәр авылында узган елны һәм быел халык кулланырлык итеп 3 чишмәне дә рәтләгәннәр.
– Халык бездә чишмә суларын бик теләп куллана. Кайвакыт шешәгә тутырып та, бидон, шулай ук көянтә-чиләк белән дә алып китәләр, – ди ул.
Түбән Шашы һәм Күңгәр авылы чишмә суларын да чит авыллардан килеп алып китүчеләр бар икән.
Шулай ук күләмле эш – Симет елгасы аша чыга торган күперне дә ремонтладылар биредә. Анысы җирле эшмәкәр һәм күмәк хуҗалык ярдәме белән башкарылды. Авыл халкының район үзәгенә, Күшәр, Күңгәр ягы авылларына да баруын искә алып, торак-коммуналь хуҗалык белән берлектә җәяүлеләр өчен дә тимер күпер эшләп куйганнар. Монысы – авыл эчендәге коры елга аша салынган. Ни дисәң дә, язын-көзен, көчле яңгыр яуса җәен дә ул елга аша су ага.
– Анда бер урамга таш җәйдек. Күпер янында эш бетмәде әле. Кышкы чорга кергәнче үк 7-8 машина таш җәеп ныгытырга уйлыйбыз. Бу эшләрдә башлап йөрүче – җирле эшмәкәр, – диде.
Үзара салым буенча Күңгәр авылының да бер урамына таш җәйгәннәр. Референдум нәтиҗәсендә халык җыйган финанстан тыш, күмәк хуҗалыкның да ярдәме белән Түбән Шашының асфальт юлы ремонтланган. Шулай ук Түбән Шашы һәм Күңгәр зиратларына илтүче юлларга да таш җәйгәннәр – хәзер анда җәяүле дә, машина белән дә барырга була.
Шөкер, авыл җирлеге территориясендәге яктылык утларын карап тору да тиешенчә башкарыла. Авыл халкы өчен газ һәм асфальттан соң яктылык булу бик мөһимдер ул. Биредә лампочкаларны алдан ук алып, запас булдырганнар. Без бит шундый халык, гадәттә: “Моның уты янган икән”, дип берничәсе янмый башлагач кына яңаны эзләргә күнеккәнбез. Ә бу авыл җирлегендә үзләренең электрчылары булмаса да, кирәк чакта күмәк хуҗалыкныкына мөрәҗәгать итәләр – тегеләре шундук эшләп бирә. Алдан ук шулай көйләнгән, бу яктан да проблема юк дип ассызыкларга телим. “Электрчы егетләргә рәхмәт, афәрин, бик ярдәмчелләр”, – ди җитәкче.
Быел авылларның бөтен ямен җибәреп торучы, кирәкмәгән, карт агачларны кисеп юк итү проблемасын да уңай хәл итәргә булганнар.
Күңгәр авылында да җәяүле басма бар. Аның ян-ягында үсеп, карт ботаклары басмага кадәр сузылган 7-8 агачны кискәннәр.
Күпер аша йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән бу. Ә аннан йөрүче балалар да, өлкәннәр дә шактый икән.
Ә кискән агачларны утынга да, ягарга дип тә аерып куйганнар. Түбән Шашы чишмәсе янындагы комачаулык тудырып торган агачларны да кискәннәр. Күшәр авылында ике урам артындагы коры елгада үскән агачларны да аударганнар. Дөрес, монда эш әле башланган гына дияргә була. Чөнки, сер түгел, безнең халык агач үскән яшерен урынга шундук чүп-чар ташлый башлый. Монда да елганы чистартасы бар әле. Бу уңайдан бер фикер дә әйтәсе килә. Монда башка чүп-чар түкмәсләр дип өметләник. Үзебез эчкән су коесына төкермик инде... Ә киләчәктә анда нарат агачлары утыртырга уйлыйлар.
Янә яктылык проблемасын искә алырга туры килә. Монысы махсус программа белән бәйле. Биредә ике авыл арасындагы төп юлда караңгы була иде. Түбән Шашыдан Югары Шашыга кадәр сузылучы шушы 900 метр ара кичләрен йөрүчеләр, әйтик, эшкә фермага баручылар өчен бик җайлы түгел иде. Узган ел ук шул юлга ут сузуларын сорап хат язганнар. Шөкер, бу мәсьәлә уңай хәл ителгән.
Хәзер монда яктылык – шәһәр урамнарындагы кебек. Күмәк хуҗалыкның машина-трактор паркыннан башлап, Кышлауга илтүче юл башына кадәр ялт итеп тора. Барлыгы 56 ут ноктасы куелган биредә.
“Бу уңайдан гозеребезне ишетеп, ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә рәхмәт”, – ди җирлек башлыгы. Чыннан да, бу юл хәзер көн-төн нинди генә караңгы булуга карамастан якты.
– Безгә ике күмәк хуҗалык та нык ярдәм итә – Фәйзи Галиев исемендәге дә, “Күшәр” дә кирәк чакта ярдәм кулы сузалар, – ди җитәкче.
Шунысы сокланырлык – монда һәр проблеманы уртага салып сөйләшәләр, киңәшәләр һәм уңай хәл итәләр.
Алга куйган бурычлары да куанычлы. Әйтик, Күңгәр авылында мәчет турысыннан алып, Кышлау ягындагы авыл башына кадәр таш җәяргә планлаштыралар. Бу ара 1 км 200 метр тәшкил итә икән. Югары Шашы авылы урамына да таш җәяргә уйлыйлар. Бик үк тигез булмау сәбәплеме, анда урамга җәйгән таш кайбер урында юылган, хәтта кызыл балчык та күренә.
Мөндеш авылында да җитеп бетмәгән урыннарга таш җәеләчәк икән. Күшәрдә югарыда телгә алган эшне тәмамларга һәм зираттагы корыган, карт агачларны кисәргә планлаштыралар.
Соңгысын аерым искә алу урынлы булыр. Күшәр зиратында 18 гасыр урталарында вафат булган данлыклы Габбас хәзрәт җирләнгән, аның кабере билгеле.
Бер риваять
Әле 20 гасыр урталарында Күшәр авылының өлкәннәре: “Безнең авыл зиратында изге мулла – Габбас хәзрәт җирләнгән. Ул, зираттагы агачларга карга-козгын ояламас, ди торган булган. Дөрестән дә шулай бит”, – дигәннәр.
Аның каберенә кадәр бетонлап сукмак салып куярга уйлыйлар. Бу эштә башлап йөрүчеләр – Мурад хәзрәт, шулай ук Хәлимә абыстай икән. Соңгысы шушы көннәрдә генә газетабызга телефоннан шалтыратып, авылда өмә уздырып, зиратны ялт иттереп җыештырып куюлары турында да хәбәр итте. Аның җитәкчелегендә Габбас хәзрәт турында мәгълүматлар туплау бара икән.
Күшәр авылында узган ел откан грант нигезендә яңа су скважинасы да булдырганнар. Халык әлегәчә суны күмәк хуҗалык скважинасыннан алган. Якын көннәрдә шәхси хуҗалыкларга яңасын ялгаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев