Күп бала үстерүче әти-әниләргә ни тиеш?
Аз керемле гаиләләргә 3 яше тулмаган балага дару алу өчен ел саен 10 мең сум күләмендә акча бирелә
Республикада 2000 елда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды. Ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан башлап әлеге медаль белән 1,5 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2022 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды.
Быелдан «Герой-аналар» социаль гарантияләр буенча Россия Хезмәт Героена тиңләште. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән әти-әниләргә пенсия билгеләгәндә бала караган чорларына чикләү бетерелә. Көндезге бүлектә укучы студент әниләргә бала туу һәм табу буенча түләнә торган минималь пособие күләме яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк.
Социаль контракт төзү өчен бердәм пособие исәпкә алынмаячак. Эш бирүченең хезмәткәрләргә балалары тугач бирә торган 1 миллион сумга кадәр түләүләре салымнардан азат ителәчәк. Икенчел базарда да ташламалы ипотека алып булачак. 2026 елдан керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләү кертелә: физик затның керемнәренә салым алтышар процент күләмендә яңадан исәпләнәчәк, ә аерма бер тапкыр кайтарылачак. Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яисә көндезге бүлектә укып 23 яшькә җиткәнче бирелә.
Күпбалалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәт, торакка түләү чыгымнары өчен 30 процент күләмендә субсидия ала. 6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алуга әтисе яки әнисенә акча бирелә. Көндез белем алучы студентларга 23 яшькә җиткәнче айлык түләү каралган.
Аз керемле гаиләләргә 3 яше тулмаган балага дару алу өчен ел саен 10 мең сум күләмендә акча бирелә. Балалар җәмәгать транспортында бушка йөри. Алар балалар бакчасы өчен түләми.
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган түләү:
– 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче бәбиен алып кайтса – 50 мең сум,
– өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев