Күп балалы аналарга пенсиягә иртәрәк чыгу хокукы турында искәрттеләр
Сигез яшькә кадәр өч бала тәрбияләгән күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк, ә дүрт бала тәрбияләгәннәр 4 елга иртәрәк чыга ала, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
"8 яшькә кадәр өч бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр вакытыннан алда, гомуми билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк пенсиягә хокуклы. Дүрт бала - 4 ел элек", - диде ул.
Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кыз 50 яшендә пенсиягә чыга ала, дип төгәлләде парламентарий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев