РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова күп балалы әтиләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул хактагы тәкъдим балалар омбудсмены эшчәнлеге турындагы докладка кертелгән.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге чара, берничә бала тәрбияләүче ата-аналарга социаль ярдәмне киңәйтеп, гаилә институтын ныгытырга һәм күпбалалылыкны популярлаштырырга ярдәм итә ала.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Нет комментариев