Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күп балалы гаиләләргә ярдәм

Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм гамәлгә ашырыла: 55 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бирү барышы турында хәбәр итте.

Әлеге ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты максатларында гамәлгә ашырыла. "2012 елдан башлап күп балалы гаиләләргә 55,7 мең җир кишәрлеге бирелгән, узган елда гына да 5,3 меңнән артык", - дип билгеләп үтте министр.

27 муниципаль район гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулы күләмдә тәэмин иткән, тагын 13 район бу күрсәткечне 90-99% ка үтәгән. Шул ук вакытта өч район әлегә артта кала, аерым алганда, Әлмәт районында өстәмә рәвештә меңнән артык кишәрлек бүлеп бирергә кирәк.

Министр ассызыклаганча, эш актив алып барылуга карамастан, 12 меңнән артык кишәрлек җитми, әлеге проблема Казанда һәм Чаллыда аеруча кискен сизелә. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен әлеге шәһәрләрдән күп балалы гаиләләргә күрше районнарда җир кишәрлекләре алырга мөмкинлек бирүче махсус законнар кабул ителде. Узган ел беренче тапкыр гаиләләргә альтернатива рәвешендә җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне алырга мөмкинлек бирелде.

2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматларга караганда, җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алуга 98 гариза кабул ителгән, шуларның 45е буенча уңай карар кабул ителгән.

Министр шәһәр округлары җитәкчелегенә әлеге бурычны хәл итүне эшнең өстенлекле юнәлеше итеп билгеләргә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев