Кыргый хайван кабат Әтнәдә
Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре районга кабат кыргый хайван килүен хәбәр иттеләр.
Әлеге хәбәр белән танышуга алар белән элемтәгә кердек. Кызыксындырган сорауларны бирдек.
Үзләренең сайтларында: “Битараф булмаган җирле халык ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә катлаулы хәлдә калган маралны тәрбияләргә тотынды. Кар күп яуганлыктан, хайванга урманда азык табу бик авыр була башлый. Азык эзләп, марал гадәтләнгән яшәү тирәлеген ташлап, торак пунктка килеп керә. Урманнан килгән «кунак»ка авыр вакытларны кичерергә булышу өчен, кешеләр аның өчен махсус утар ясыйлар. Көн саен алар анда ашлык һәм печән алып киләләр – болар исә нәкъ менә маралга көч туплау өчен кирәкле азык”, – дип хәбәр итә алар.
Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек Әтнәгә болан килгән иде. Язга кадәр район халкы шул вакыйга белән яшәде. Кемнең генә статусын карама, әлеге болан иде. Һәм менә кабат кыргый хайван ярдәм эзләп Әтнәгә килгән. Бу юлы болан түгел, марал, диелә.
Бүгенге көндә марал районыбызның бер авылында яши. Аңа кышны исән-сау чыгар өчен махсус урын да табылган. Маралны карап, аны ашатып, тәрбияләп торган хуҗа кеше белән дә очрашып кайтырга уйладык. Баштарак кыргый хайванны куркытмасыннар өчен үзләре турында белдертәселәре дә килмәде аларның. Чыннан да, төрле кеше бар, читтән генә күзәтсәләр бер хәл, теләсә нәрсә ашатырга, этләр белән дә куркытырга мөмкиннәр бит “урман кунагын”. Рәхмәт, гозеремә каршы килмәделәр. Хуҗа кеше белән аралашып кайттым.
Газыйм абый Вәлиев белән телефоннан элемтәгә кердек (хәер, аны районда белмәүчеләр сирәктер). Ул миңа әлеге кыргый хайванны фотога төшереп җибәрде. Мин фотоны күргәч, менә янына барам да, күрәм дә, хуҗа кеше белән сөйләшәм дә кайтып та китәм, дип уйладым. Хыялый инде үзем дә.
Марал яшәгән урынга барып, аны күрер өчен аякка аучы чаңгылары кияргә туры килде. Чаңгычы булсам да, аучыларныкын беренче генә киеп каравым иде. Ул хис-кичерешләрне язып кына бетерә торган түгел. Сөйләшә-сөйләшә, марал яшәгән алачыкка якынлашабыз.
– Башта акрын гына үзем килеп карыйм, курыкмаса син дә якын килерсең, – ди Газыйм абый. И, рәхмәт, төшкере, курыкмады тагын. Күзләрен мөлдерәтеп карап торды.
Әлбәттә инде, адашып безнең якларга килеп чыккан, ярдәм көткән урман кунагын куркытасым килмәде. Әмма китаплардан гына укып, күреп белгән кыргый хайванны якыннан күрәсе килү теләге көчле шул. Шулай да аны тиз генә фотога төшердем дә, кайтыр юлга кузгалдык.
Урамда 31-32 градус суык булган вакытта, кичке якта ярдәм эзләп авылга килеп керә ул. Урамда куркып басып торган маралны күреп алып, Газыйм абыйга хәбәр итәләр. Ни дисәң дә, аучы кеше кыргый хайваннар турында яхшы хәбәрдар. Кичке якта аның кайсы якка китүен карап кала да, икенче көнне генә аны эзли чыга.
– Кичтән куркытып йөрисем килмәде, иртәгесе көнне болынга төштем, эзе юк. Яхшылап карасам, андагы иске бина янындагы карны казыган да, шунда кереп йоклаган, мөгезе генә күренеп тора. Димәк, кеше янына юкка гына килмәгән инде, дип уйладым. Шул көнне ашарына печән алып төштем, йоклаган урынына җитәрәк куйдым, ун метр чамасы якын китерде, курыкмады. Аннары елга печәнен алып төшеп, якындагы бина эченә куеп калдырдым. Икенче көнне кабат төшеп карадым, күренми. Эзе дә күренми, кая китте икән дип яхшылап карасам, күзен мөлдерәтеп бина эченнән карап тора. Эчке якка кереп баскан, – дип елмая Газыйм абый.
Кыргый хайванны ашата башлый ул. “Урман кунагы” адәм баласының яхшы ниятен аңлый, әлбәттә. Шөкер, бүгенге көндә ул яхшы кулларда.
Газыйм абыйдан әлеге кыргый хайванның кайдан бу якларга килеп чыгарга мөмкин булуы белән кызыксынам.
– Яшел Үзән заповеднигына алып кайтып җибәрмәделәрме икән, дип уйлыйм, –диде ул.
Ни генә булмасын, быелгы кар күп булган кышта, кыргый хайван кабат ярдәм эзләп безнең якка килеп чыккан. Һәркайсыбыз яхшы хәтерли, моннан ике ел элек безнең якта яшәп киткән боланны да Әтнә халкы кыш буе тәрбияләде. Ашарына китерде. Яз көне биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән үзе яшәгән мохиткә җибәрелде.
Бүгенге көндә дә Газыйм абый белән элемтә дә торабыз. «Кунак»ның хәле белән кызыксынабыз. Соңгы сөйләшүебездә:
– Сеңлем, марал түгел, тимгелле болан икән бу. Соңгы фотосында яхшы күренә, – дип язып җибәрде.
Чыннан да, тимгеле бар шул аның. Артык якын килмәгәч, бик чамалап бетереп тә булмаган иде. Ә менә фотода ачык чагыла.
Хәер, ни генә булмасын, без күреп ияләшкән хайван түгел инде.
Кыскача мәгълүмат
Тимгелле болан – яшел үлән, агач яфраклары белән туклана. Гасыр ахырында бөтенләй юкка чыгу куркынычы тугач, Кызыл китапка кертелә.
Тимгелле боланга Газыйм абый кышны чыгар өчен барлык мөмкинлекне дә тудырган. Яхшылыгың үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын Газыйм абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев