Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышка ишек ачык: Татарстанга суыклар якынлаша

Республикага, Атлантикадан кереп, озак кына сакланган җылы һава чигенә. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә – 7 декабрьдә Татарстан төньяк-көнбатыштан үтеп кергән антициклон йогынтысында калачак. Суыта.

Көндез һава температурасы -3…-9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә -6…-13, урыны белән -16 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми. Якшәмбе – 8 декабрьдә урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -5…-10 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы -9…-14, урыны белән -18 градуска кадәр төшәчәк. Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 9 декабрьдә аз гына кар явып үтәчәк. 10 декабрьдә – күпчелек районнарда кар, урыны белән буран һәм көчле җил. Көндез -2…-7, төнлә -5…-10 градус.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев