Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышкы чорда бакча гөлләрен саклау

Суганлы чәчәкләрне суыклар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә каплап куярга кирәк.

Аларны иртә капларга кирәкми, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелгәндә, суганчалар яшел үсенте чыгара. Кинәт суыткач, алар туңарга мөмкин. Кышлыкка гиацинт, лилия, сортлы нәркиз, лаләне ябарга кирәк. Моның өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 сантиметр калынлыкта җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, тирә-яктан к.ар җыеп, түтәлләр өстенә өеп куярга онытмагыз. Ноябрьдә вейгела, бакча гортензиясе, рододендрон куакларын кышлыкка ябу чарасын күрегез. Ботак очлары туңмасын өчен, аларны җиргә бөгеп, тимерчыбыклар белән ныгытабыз һәм пленка яки киндер тукыма ябабыз. Түтәлне салам, печән, коры үләннәр белән капларга киңәш ителми, чөнки тычканнарга оя кору мөмкинлеге туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев