Кышкылыкка «Томатлы кыярлар» рецепты
Тәмле булсын.
5 кг кыяр, 2 кг помидор, 250 грамм сарымсак, 250 грамм көнбагыш мае, 250 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе кирәк.
Помидорларны иттарткычтан чыгарабыз, шуңа көнбагыш мае, шикәр комы, тоз салып 10 минут кайнатабыз. Шушы массага аз-азлап боҗралап туралган кыярларны өстибез. Барлыкка килгән массаны 20 минут кайнатабыз. Аннан соң сарымсак белән серкәне өстәп болгатабыз һәм банкаларга капкачлап ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев