Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе?
Теплицаны язга әзерләү – бакчачыларның төп мәшәкатьләреннән берсе. Булачак уңыш бу эшнең ни дәрәҗәдә дөрес башкарылуына бәйле. Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе? «Россельхозцентр» оешмасы Татарстандагы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге әйдәп баручы агрономы Гөлия Газизова шул хакта аңлатып үтте.
– Тәҗрибәле бакчачылар теплицага карны инде март башларында ук керткәндер. Бу эшне кар эри башлаганчы башкарып куярга кирәк. Соңгарак калынса, туфрак тиз кипшермәячәк һәм тиз генә чәчеп булмаячак. Ә кар кертү бик кирәк. Йомшак кар суы туфрак өстеннән артык тозларны юып төшерә, минераль тозларны эретә, кыскасы, үсемлекләрнең туклануы өчен уңайлы мохит тудыра. Юу. Ә инде теплицада кар эреп беткәч һәм көннәр тәмам җылыткач, үсемлекләрнең җылы «оя»сын яңа сезонга әзерли башларга кирәк. Иң элек стеналарын юып алабыз. Әйтик, гадәти чәй содасы эремәсе (бер чиләк суга 2 аш кашыгы сода нисбәтеннән) яки сабынлы-серкәле эремә (10 л суга 100 г чамасы кер сабыны һәм 1 чәй кашыгы серкә эссенциясе) белән. Мондый эремә чистартып кына калмый, бәлки җиңелчә генә дезинфекцияли дә әле. Дезинфекцияләү. Күкерт шашкасы гөмбәчек авыруларына, бактерияләр һәм корткычларга каршы иң нәтиҗәле көрәш чарасы булып санала. Парлары барлык почмаклар һәм кечкенә генә ярыкларга да үтеп керә чөнки. Дезинфекция өчен күпме күкерт кирәк булуы теплицаның зурлыгына бәйле (бу хакта тартмасында язылган булыр). Ләкин аны бик сак кулланырга кирәк. Башта барлык форточкаларны ябарга. Шуннан теплица уртасына янмый торган берәр әйбер өстенә шашканы куеп, филтәсен кабызырга да, тиз генә теплицадан чыгып китәргә. Ишеген ябарга. Янудан туктагач, берничә сәгатьтән соң, форточкасын һәм ишеген ачып, теплицаны берничә көн җилләтергә. Теплицаны шулай ук водород перекисе эремәсе (1:1 нисбәтендә суга 6–9 процентлы водород перекисе саласы), сүндерелгән известь (10 л суга 3 кг известь һәм 500 г бакыр купоросы таләп ителә) белән дә дезинфекцияләргә мөмкин. Туфракны әзерләү. Иң яхшысы – туфракны тулысынча алыштыру. Мондый мөмкинлек булмаса, һич югында туфракның өске катламын (10–20 см калынлыкта) алып, урынына уңдырышлы яңа туфрак кертү әйбәт. Моның өчен берәр өлеш чирәмле туфрак һәм елга комы, өч өлеш черемә яки компост, биш өлеш торф кирәк булыр. Туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен, иртә язда теплица түтәлләренә горчица чәчеп, спанбонд белән каплап куярга мөмкин. Ашлау. Теплицадагы туфрак туклыклы матдәләргә мохтаҗ. Аңа фосфорлы ашлама кирәк. Иң яхшысы – суперфосфат. Аны суда эретеп, кимендә өч тәүлек тотарга. Төнәтмәнең өсте белән туфракны ашларга. Бер квадрат метр мәйдандагы туфракка 30 грамм гади суперфосфат алырга кирәк. Ә инде «двойной» суперфосфат булса, шул ук мәйданга 20 грамм чамасы да җитә. Моннан тыш язын фосфорит оны, калийлы ашлама (иң киң таралганы – калий сульфаты) кулланалар. Ә инде туфракны корткычлардан һәм авырулардан саклауның иң җиңел ысулы – түтәлләргә кайнар су сибеп, өстен пленка белән каплап кую. Кайнар су авыру таратучы инфекцияне, йоклаган бөҗәкләр һәм личинкаларны юкка чыгара.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев