Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге каникул да килеп җитте

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана.

Яңа уку елын башлап кына җибәргән идек. Мәктәп укучыларының 
көзге каникуллары да килеп җитте. Бәхетсезлек очракларын кисәтү мак-
сатыннан, әти-әниләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат 
исләренә төшереп узасы килә. 
Иң мөһиме бал аларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльл ә н ү е н контрольдә тотыгыз. Үзегезнең йортыгызда янгынга каршы торыш-
ны күзәтегез. Күңел тынычлыгы өчен йортта (фатирда) янгын чыгуны 
кисәтүче приборлар урнаштырырга һәм утсүндергечләр сатып алырга киңәш итәбез. Шулай ук йорттагы электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерү зарур. Балалар белән 
аңлату эшләре алып барыгыз, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып
калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында «Кайнар линия» хезмәтләре номерларын урнаштырыгыз. Гадәттән 
тыш хәл булган очракта балагызның кирәкле номер буенча шалтырата 
белүен кайгыртыгыз. 
Ут белән уйнауның куркынычлыгы турында балаларның исенә 
ешрак төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә ( фатирда) качмас-
ка, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. 
  Кече яшьтәге балаларны өйдә 
ялгыз калдырмагыз.
Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ 
плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да 
йөкләмәгез. 
Ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01»,« 101», «112» 
номерларына шалтыратыгыз.
Илгизәр Исмәгыйлев, 
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын 
күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев