Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе

Олы Бәрәзә мәктәбендә китапханә белән берлектә Ләбиб Лерон — татар язучысы, шагыйрь, журналист белән очрашу узды.

Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне», «Транзистор үч ала», «Тәгәрмәчле чана», ә зурлар өчен «Күрше тавыгы», «Сине генә сөям» дигән китаплар авторы. Аның берничә пьесасы Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Аның әсәрләре — шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия. Язучы иҗатындагы бу төрлелек аның иҗади сәләтенең колачын күрсәтә.
Мәктәпнең «Мизгел» театр коллективының яшь актерлары аның «Аңгыра сарык җүләре» пьесасыннан өзек куйдылар. Шагыйрьнең шигырьләрен һәм хикәяләрен сөйләделәр. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу истәлегенә Ләбиб Лерон журналлар һәм китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев