Лагерь укучылары Габдулла Тукай музеенда: тарих һәм мәдәният белән танышу
Күәм мәктәп яны лагереның укучылары Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына булдылар.
Бу экскурсия балаларга бөек шагыйрьнең туган ягын күрергә, аның яшәгән чорындагы мөхит белән танышырга мөмкинлек бирде.
Экскурсия барышында нәрсә булды?
-
Балалар шагыйрьнең Сәгъди абзый йортын күзәттеләр.
-
ХIХ гасыр ахыры - XX гасыр башы йорт эченең (интерьерның) үзенчәлекле детальләренә игътибар иттеләр.
-
Музейның бай этнографик коллекциясен (каралты-курасын, көнкүреш әйберләрен) кызыксыну белән карап чыктылар.
-
Музей хезмәткәрләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Тукай иҗаты, шәхесе турында белемнәрнәрен арттырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев