Лагерьлар эшли башлады
Хәбәрләр

Лагерьлар эшли башлады

Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.

27 майдан башлап  алар 7 мәктәптә – Түбән Көек, Күлле Киме, Күәм, Бәрәскә, Олы Әтнә, Яңа Шашы һәм Иске Өҗем мәктәпләрендә 17 июньгә кадәр эшлиләр. Моннан тыш 6 мәктәптә, бу очракта Иске Өҗемнән кала югарыда санаганнарның барысында да, шул ук 27 июньнән башлап Хезмәт һәм ял лагерьлары да эшли.

Аларның көне кыскарак – 18 көн була.

Мәктәп яны лагерьларына 1-4 сыйныфлар йөрсә, Хезмәт һәм ял лагерьларына өлкәнрәкләр җәлеп ителә.


Нет комментариев