Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя)
“Мин яратам сине, Фирүзәм! Яратам! Яратам!” Ранилнең көчле тавышы зират агачларына кайтаваз булып кагылып, төнге авыл өстенә таралды. Нәрсә дисен инде аңа кыз, үзе әйтте бит, әгәр мине яратсаң, бөтен авылга кычкыр, диде. Менә хәзер үзенең җүләрлегенә үзе үк аптырап калды....
Әллә чынлап ярата, әллә сабый бала белән уйнаган сыман, уйнап кына йөри инде бу Ранил, белмәссең... Ә бит кыз үзе аңа үлеп гашыйк. Кечкенәдән гашыйк. Баласытуы да бардыр инде, егет армия хезмәтендә булып кайткан, яше дә күпкә олы. Хәтерли әле Фирүзә, берчак шулай җәй көне күршедәге зуррак кызлар белән су коенырга төште. Ранил аларның берсен озатып йөри иде ул чакта, капка төбендә бергәләп утырганнары да булды. Киңлеккә алай ук зур булмаган авыл инешенең аргы ягына йөзеп чыгу Фирүзә яшендәге кызлар өчен ул чакта зур батырлык инде. Ранилнең икенче як ярда басып торуын күргән кыз, йөрәксенеп чыгып китте шул йөзеп. Икенче як ярга килеп җитәм дигәндә генә, чупыл, текә ярдан Ранил. Үләм икән суга батып, дигән уйлары әле дә истә. Шул секундта егет аны тартып та чыгарды. И, көлгән иде кызның куркуыннан, и көлгән иде. Гомерлек үкенечле мәхәббәтенең башы әллә шул вакытлардан ук башланды микән соң?!
Чибәрлеккә Фирүзә үзе дә төшеп калганнардан түгел анысы. Буе зифа, гәүдәсе килешле. Күзләренә баксаң, батып үләрсең, диләр. Әтисеннән күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр, әнисеннән кеше кызыгырдай дулкын-дулкын чәчләр күчкән аңа. Мәктәптә ул катнашмаган җәмәгать эше юк. Барысына да өлгерә, җырлый да, бии дә... Сәхнәдә Һинд биюен башкарганда, кызларның көнләшүдән күзләре яна. Артыннан күпләр йөреп карады да бит... Нишләтәсең, әнә шул директор малае гына башын әйләндерде. Клубка чыккач, ул булмаса, хет тирә-юнендә сабантуйдай халык гөжләп торсын, юк инде, бөтен дөньясында берүзе калгандай тоела. Кичтән күрмәсә, иртән вакытын туры китереп чыгарга тырыша. Чөнки, берсе мәктәпкә, берсе техникумга барганда, урамның тар сукмагында кара-каршы очрашалар. Шул чак Ранил бөтен битенә елмаеп, “Сәләм, мәхәббәтем минем”, дип эндәшсә, бетте инде. Каушавыннан җавап бирергә дә ояла. “Мәхәббәтем”, дигәннән, озатып кайткан беренче көненнән үк шулай дип эндәште аңа Ранил. Кыз баштарак оялса да, соңрак, ияләште тагын. Ул беренче кичтә капка төбенә кайтып җитүгә, кулыннан ычкынып, өйләренә йөгерде. Очраша башлагач та, ул көнне искә алып , көлеп йөрделәр әле.
Чыннан да кайчан шулай үлеп гашыйк булырга өлгерде соң Фирүзә?! Беренче тапкыр сеңлесе аркылы кызның кулына “мин сине яратам” дигән кәгазь кисәге тоттыргачмы? Әллә кыз гомерендә беренче тапкыр бәйрәмгә йомшак уенчык бүләк иткәчме?! Әллә Фирүзәгә бергә йөрербез диеп тә, сабантуй бәйрәменнән бүтән белән кайтып киткәчме? Юк, менә монысын инде бөтенләй дә искә төшерергә яратмый Фирүзә. Андый чаклары, клубтан күз яшьләренә тыгылып кайтып киткән көннәре бик күп булды шул. Тик аңа карап, яратуының бер чите генә дә кителмәде, хәтта. Авылда сүз тиз тарала, Фирүзә белән Ранил очрашалар икән дигән сүзләр әнисенә дә, сыйныф җитәкчесенә дә ишетелми калмады. Өйдә дә, мәктәптә дә ачулануларына игътибар да бирмәде ул. Ранил килмәгәндә килер дип көтте, ә инде ул килгән чакларда Фирүзәдән дә бәхетле кеше булмагандыр. Акрынлап, әнә шулай кушыла- аерыла , авызы пешә-пешә кыз да үсте. Хәзер күбрәк Ранил аның янында бөтерелә. Исе китмәгән кыяфәт чыгарып йөрсә дә, белә, сизә, Фирүзә, егет тә аны бик якын күрә. Җәйнең бер матур кичендә сүз дә салып карады: “Мәктәпне тәмамлауга, өйләнешик, Фирүзә. Тик мин синең минеке генә булуыңны телим”. Аптырады кыз. Ранилнең бит аңа тырнак очы белән генә дә кагылганы булмады. Ә хәзер нәрсә ди бит. Аныкы булырга... Ә аннан соң ташлап калдырса.. Китсә... Кемгә кирәк булыр соң ул? Әнисе белән әтисенең күзенә ничек карар? Юк, юк!!! Теленә беренче килгән сүзне егеткә бәрде: “Мин мәктәпне бетерүгә бала чүпрәкләре юарга җыенмыйм. Мин укырга керәчәкмен!” Дәшмәде Ранил, ул чакта түзеп калды. Очрашудан да туктамадылар.
Көзнең беренче атнасы иде. Шимбә көнне Ранил күрше авылга туйга китте. Икенче көнне кабат клубта очраштылар. Ранилнең бармагында көмеш балдак күреп, берара Фирүзә аптырап калды.
Дәвамы бар. автор Лидия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев