Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя) дәвамы
Үзедә әллә нинди иде ул бу кичтә.
Шул туй аларның очрашуларына нокта куйды да инде. Ранил анда үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк Динә белән танышкан иде шул. Нәрсәсе белән алган иде ул аны, кай җире белән үзенә караткан, монысы Фирүзә өчен ачылмаган сер булып калды.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Ни булганын белмәгән Фирүзәгә билгесезлек бигрәк тә авыр тәэсир итте. Октябрь бәйрәмнәре алдыннан кабат Ранил белән очраштылар. “Мин өйләнәм, Фирүзә, яңа елда туем булачак”, – бу сүзләргә җаны тетрәнсә дә, кыяфәтенә берни чыгармады кыз. “Ә нигә яңа елга, октябрь бәйрәменә үк өйлән!!” – диде дә өйләренә йөгерде. Ранилнең ачыргаланып бар урамга : “Фирүзә-ә-ә!” дип кычкыруына да игътибар итмәде.
Кешене өмет яшәтә, диләр. Кыз да һаман нинди дә булса могжизага өметләнде. Кичләрен елап үткәрсә дә, беркайчан да башын игәнен күрмәделәр аның. Элеккечә көлде, шаярды. Тик могжизалар әкияттә генә була шул. Ранилнең туй көне дә килеп җитте. Буранлы кич иде ул. Ярты төнгә хәтле урамда йөргән Фирүзәнең күзләре шешенеп бетте. Икенче көнне кызлар бик төпченеп карасалар да, бер сүз ала алмадылар. Аптырагач, туйны карарга кергәннәре: “ Ул бер дә өйләнгән кешегә охшамаган иде, килен янында да йөрмәде, тормас ул аның белән”, – дип кызга ярарга тырышсалар да, җавап кырыс иде. “Торыр, миңа үч итеп булса да, торачак”.
Вакыт – дәва, вакыт – дару... Әмма Фирүзә өчен генә түгел. Күзләре моңсуланды кызның. Көн туса,” их, Ранилне читтән генә булса да, бер генә тапкыр күрергә иде”, дип хыялланды. Көн елады, төн елады...
Ранилләр бик еш булмаса да, авылга кайтып-китеп йөрделәр. Динә иренең йөргән кызы турында хәбардар иде булса кирәк, ялгызын гына бер җиргә аягын да атлаттырмады. Хәер, өйләнгән ир белән очрашып йөрү Фирүзә өчен дә кирәк нәрсә түгел иде. Тик шулай да Ранилнең соңгы сүзен ишетәсе килә иде аның. Күзенә карап “Сине яратмыйм”, дип әйтсә, бәлки тынычланыр да иде. Юк, шул,юк... Әнә сәхнәдә Фирүзә җырлаганда беренче рәткә берүзе килеп утырып, башын иеп тыңлады. Күтәрелеп карар иде дә бәлки, ике рәт арттарак Динә утыра. Җитмәсә, мәктәп китапханәсенә кергән иде, Ранилнең әнисе кызның йөрәгенә ут салып чыгарды. “Кичә кич клубтан кайттылар, Ранил биш минут саен тәмәке тартырга чыга. Сизеп торам, үзен –үзе кая куярга белми, бәргәләнә. Динәсе артыннан чыгып алып кергәч кенә йокларга ятты”, – ди. Хәзер аларның ике арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да катлауланды шул. Берсе Ранилдән башка берәүгә дә хәтта кулын да тоттырып карамаган кыз кеше булса, икенчесе – гаиләле ир. Динәнең авырлы булуы Фирүзәнең соңгы өметләренә дә нокта куйды. Моңарчы ул Ранил белән бергә булырбыз дип хыялланды, хыялларында хәтта Динәне“үлгән” дип тә уйларга курыкмады. Әмма бала... Монысы инде икенче мәсьәлә. Нәкъ шигырьдәгечә, “атлап, үтеп, узып китә алмаслык, кеше язмышы бар арада”....
Авылда кабат туй гөрләде. Бу юлы Ранилнең сыйныфташы өйләнде. Билгеле инде, мондый мәҗлесләрдән моңлы тавышлы Фирүзә берничек тә читтә кала алмый. Җитмәсә, егет күршеләрендә генә яши. Кичен туйга кергәч, каршысында диярлек утырган Динә белән Ранилне күреп, аптырап китте кыз.Ирнең араларында торган ваза белән чәчәкләрне Динә күрмәслек итеп күчереп куюын да күз кырые белән шәйләми калмады. Болай аңа кыз яхшырак күренә иде.
Туй гөрләде, кунаклар кызышты. Тәнәфесләрнең берсендә кунак егетләрнең берсе килеп, кызның колагына: “Сине тыкырык башында көтәләр”, дип пышылдагач, башта куркып та калды. Сизде, Ранил көтә иде аны. Аяклары кинәт хәлсезләнеп китте, үзен җиңеләйгәндәй хис итте. Менә-менә очып китәр иде төсле. Көткән кеше дөрестән дә, Ранил иде. Өч – дүрт җөмлә әйтте. Ул сүзләрне гомеренең көзләренә җиткәндә дә, әле яңа әйтелгәндәй хәтерли Фирүзә. “ Мин сине генә яратам. Хатынга синең исемең белән эндәшкән көннәрем бик күп. Аяк бармакларыңа хәтле үбәр идем. Кичерәлсаң кичер, мин ялгыштым.” Әллә Ранил беренче булып китеп барды, әллә Фирүзә йөгерде, анысы исендә түгел. Башы буталды, тамагына төер тыгылды аның. Кичер, имеш. Юк, Ранилдән башка яшәү яшәү түгел инде аның өчен. Хәзер аңа барыбер. Ул бит, әнә, аны бүтәнгә алыштырды...
Туйга кире әйләнеп килгәндә, Ранил дә, Динә дә юк иде инде.
Дәвамы бар. автор Лидия
Хикәянең башын сылтама буенча кереп укый аласыз http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/ll-yazmyshym-ll-yalgyshym-khikya
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев