Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

М7 трассасында дүрт машина белән авариядә бер кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән

Шаһитлар әйтүенчә, Kia Rio автомобиле йөртүчесе исерек булган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән.

Кичә Алабуга районында М7 федераль трассасында берничә машина катнашында авария булган.

Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сөйләвенчә, юл-транспорт фаҗигасе 12 нче модельле «Лада», «Лада Гранта», Kia Rio һәм йөк машинасы катнашында булган. Көчле бәрелүдән җиңел машиналарның корпусы җимерелгән. 

Авариядә 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе һәлак булган, ә аның машинасындагы пассажир төрле җәрәхәтләр алган. 

Шаһитлар әйтүенчә, Kia Rio автомобиле йөртүчесе исерек булган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Калган шоферлар зыян күрмәгән.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-06-2021/m7-trassasynda-d-rt-mashina-bel-n-avariyad-ber-keshe-lak-bulgan-ber-keshe-img-ng-n-5825939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев