Роспотребнадзор киңәшләренә колак салыгыз.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп балаларының сумкасының авырлыгы турында тәкъдимнәре бар.
Дәреслекләр һәм язу әсбапларының көндәлек комплектының авырлыгы түбәндәгечә булырга тиеш:
1-2 сыйныфлар — 1,5 кило,
3-4 сыйныфлар — 2 кило,
5-6 сыйныфлар — 2,5 кило,
7-8 сыйныфлар — 3,5 кило,
9-11 сыйныфлар — 4 кило.
Роспотребнадзор бала өчен өс киеме, аяк киеме, уку әдәбияты сайлаганда маркировкаларга карарга да киңәш итә. Табигый тукымалар һәм материаллардан эшләнгәннәрен алу мөһимлеген искәртә.
Нет комментариев