Мәңгәр авылы яшәрә
Хәбәрләр

Мәңгәр авылы яшәрә

Кодрале коесының тирә-юнен чистартып буядылар һәм матурладылар.

Мәңгәр авылы елдан-ел матурлана, төзекләнә бара. Күп җирләргә төзекләндерү, яңарту эшләре ясалды.

Авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре зур көчләрен куялар!

Шундый обьектларның берсе - Кодрале коесы. 2024 елда бу коега капиталь ремонт үткәрелде, сулары чистартылды, басма-күпер эшләнде.

Быел исә, баскычлары буялды.


Нет комментариев