Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәнсезләр, әдәпсезләр...

Беренче карны көтеп алдык.

Әмма шул ук вакытта беренче проблема да туды. Барлык халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: капка төбегезгә өелгән карны юлга чыгарып салмасагыз иде. Сезнең аркада инде бер машина таеп, кюветка китә, өстәвенә, башка кеше автомобиленә бәрелә язды. Бу кисәтүгә колак салсагыз иде! Югыйсә, сезнең башбаштаклыгыгыз өчен кискен чаралар күреләчәк. 

Бу хакта Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Сергей Порфирьев белән дә сөйләштек.

- Беренче чиратта, кешенең мәнсезлеге, әдәпсезлеге бу. Ничек инде кардан чистартылган урынга кабат кар чыгарып өясең, - дип гаҗәпләнде ул.

Р.S. Халык "үз геройларын" белергә тиеш. Шуңа күрә без менә шушындый һәм башка ямьсез күренешләр белән очрашучылардан фото һәм видео фиксация ясап, газетабыз сайтына җибәрүләрен сорыйбыз. Ватсап номеры +7 939 340-20-57. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев