Федераль Иминлек хезмәте вәкилләре Марий Эл Республикасында яшәүче 18 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, егет интернет аша Украинаның баш разведка идарәсе вәкиле белән элемтәгә кергән. Акча хисабына ул оборона-сәнәгать комплексы объектлары һәм хокук сакчылары органнары урнашкан урыннар турында белешмәләр җыеп тапшырган.
Җинаять эше кузгатылган, шикләнелүче сак астына алынган.
Нет комментариев