Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Патяшина: Тамашачылар битлек кимәгән өчен опера театрына штраф салыначак

Алдан Роспотребнадзор Элвин Грейның Казандагы концертын оештыручыларны административ җиваплылыкка тарткан иде.

Опера театры һәм Элвин Грей концертларын оештыручылар концерт һәм һәм театраль тамаша вакытында хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Марина Патяшина Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Хокук бозу очраклары фотога һәм видеога төшерелгән. Кадрларда залда утырган тамашачыларның битлек кимәгәнлеген күреп була. Шуңа күрә оештыручылар җаваплылыкка тартылган.

«Спектакльләр һәм концертлар үткәрелә торган барлык мәйданчыклар да барысы да җаваплылыкка тартыла. Алар концертка яки спектакльгә килгән кунакларның битлек киюен контрольдә тотарга тиеш иде. Теләсә нинди юл белән — рәтләр арасыннан йөреп тамашачылардан битлек киюне сорарга, концерт залыннан чыгарырга, кисәтү ясарга», — диде Марина Патяшина.

Аның сүзләренчә, әгәр кадрда унлап кешенең битлек кимәгәне күренә икән, димәк чараны оештыручы тиешле эш алып бармаган. Шул ук вакытта мәйданчыклар эшчәнлек алып баруны сораганда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт таләпләрен катгый үтәргә вәгъдә иттеләр.

«Алар сентябрьдән башлап тыныч кына эшли. Кинәт декабрьдә аларның моны ничек эшләргә кирәклеген белмәгәне ачыклана. Сентябрьдән декабрьгә кадәр театрларның берсендә дә контроль оештыру соравы тумады. Бары тик административ хокук бозу турында беркетмә төзелгәч кенә сорау туа», — диде баш санитар табибы.

Аның фикеренчә, кайбер оештыручылар битлек кию мәҗбүри булуы турындагы таләпне белә торып үтәмәгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-12-2020/marina-patyashina-tamashachylar-bitlek-kim-g-n-chen-opera-teatryna-shtraf-salynachak-5795643

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев