Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Марсель Таһировка мактаулы исем бирелде

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 октябрьдә имзалаган.

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/
Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 октябрьдә имзалаган. Билгеле булганча, 25 октябрьдә Марсель Таһировка 60 яшь тулды. Татарстанның – 9, Россиянең 2 мәртәбә чемпионы булып танылган 4 тапкыр Муса Җәлил бәйгесен откан көрәшче атказанган спорт остасы исеменнән тыш, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсенә дә ия.

Марсель Шәрипҗан улы Таһиров 1964 елның 25 октябрендә Әтнә районының Әйшияз авылында туган. Татарстанның – 9, Россиянең 2 мәртәбә чемпионы. 4 тапкыр Муса Җәлил бәйгесен откан. Атказанган спорт остасы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев